Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Нәтиҗәләр. Киләчәккә планнар

Дүшәмбе көнне иртән чираттагы оператив киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев үткәрде.

Агымдагы елның соңгы оператив киңәшмәсе кү-ңелле минутлардан башланды. Рөстәм Нуриев Ис-ке Урыссу мәктәбе вәкилләренә мәктәп яны участогында яхшы күрсәткеч-ләргә ирешкәннәре өчен сертификатны һәм мактау грамотасын, шул исәптән, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыныкын да, тапшырудан башлады. Рөстәм Мидхәт улы билгеләп үтүенчә, әгәр укучылар балачактан җирдә эшләргә өйрәтелгәннәр һәм нәрсәне булса да үз куллары белән эшли алалар икән, аларның киләчәкләре бар.
Мәктәпләрне, балалар бакчаларын, авыл мәдәният йортларын һәм предприятиеләрне Яңа ел бәй-рәменә бизәү конкурсы нәтиҗәләре турында доклад белән инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Кондрашов чыгыш ясады. Ул предприятиеләрнең, мәк-тәпләрнең һәм балалар бакчаларының, клублар һәм мәдәният йортларына караганда, бизәүгә җитдирәк карауларын билгеләп үтте. Шуңа күрә соңгыларының берсе дә бәйгедә призлы урыннар алмады.
Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы районга ярты миллион сум бәягә үз рентгены булган яңа стоматология җайланмалары кайтарту турында килешкән. Моннан тыш, хастаханә җитәкчелеге түләүле кабул итү алып бару өчен аерым бүлмә билгеләргә ниятли, башка бүлмәләр түләүсез режимда эшләячәк.
Рөстәм Мидхәт улы үзенең чыгышын районның барлык предприятиеләре, учреждениеләре һәм хезмәтләре эшенә нәтиҗә ясаудан башлады: кемнеңдер адресына - шелтәләр һәм киңәшләр, икенчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ул, безнең районны республикада белергә тиешләр, дип билгеләп үтте. Эшчәнлекнең бөтен өлкәләрендә дә үз лидерлары, уңышлы кешеләре бар. Алар төрле республика бәйгеләрендә актив катнашырга, призлы урыннар яуларга һәм Татарстанда Ютазы районының абруен күтәрергә тиешләр.
Моннан тыш, район башлыгы вазифаларын башкаручы торак-коммуналь комплекс, авыл хуҗалыгы, торак төзелеше өлкәсендә алга китеш булуын билгеләп үтте. Соңгысына килгәндә, киләсе елда район җитәкчелеге планнарында - 7,5 мең кв. метр торакны файдалануга тапшыру - бу агымдагы ел белән чагыштырганда, 30 процентка артык.
Авыл җирлекләре белән эшләүгә килгәндә, ул якын киләчәктә башкарма комитетта махсус бүлек булдырылачагы, аның җирлекләр башлыклары белән актив эшләячәге һәм аларга кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә булышачагы турында җиткерде.
Җитәкчелекнең төп бурычларының берсе, диде Рөстәм Нуриев, Ютазы районында туып үскән кешеләр башка төбәкләрдә бәхет эзләп йөрмәсеннәр өчен, районны имин итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев