Районда техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарының бүгенге көнгә яртысы гына ремонтланган.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, һәрвакыттагыча, "Нур-Агро", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", Тукай исемендәге агроколлективларда ремонт графикка ярашлы бара. "Уңыш" җәмгыятендә эшләр көйгә салынып килә. Шул ук вакытта "Заря", "Таң", "Игенче", "Ситдыйков" хуҗалыкларында эш күләме дә күп, оешканлык та түбән, диде җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты А. Мәхмүтов.