Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Проблеманы чишәр өчен аны билгеләргә кирәк

Район башлыгы адресына халыктан рәхмәт сүзләре, үтенечләр, сораулар, шикаятьләр белдерелгән хатлар килеп кенә тора. Район башкарма комитеты белгечләре башлык кушуы буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өстендә эшлиләр.

Мисал өчен, Урыссу бистәсе халкы Островский һәм Яр буе урамнарында кайчан баганаларда ут яна башлый, дип узган ел ахырында ук сораган иде. Ниһаять, инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре җавап бирделәр. Агымдагы елның 18 гыйнварында Островский урамында (җөп һәм так як), шулай ук Яр буе урамында һәм Яр буе тыкрыгында 52 лампа урнаштырылган.
Октябрьский урамында яшәүче ханым түбәндәге хатны юллаган: "Сезнең Шәрипов урамыннан Октябрьский урамына алып чыгучы тыкрыктан - 30 метр араны йөреп килүегезне сорыйбыз. Тыкрык коточкыч хәлдә. Яңгырлардан соң су җыела, үтеп-сүтүче машиналар җәяүлеләрне пычракка батыра, чокырларда вакыт-вакыт машиналарның тәгәрмәчләре, ә безнең аякларыбыз кала". Моңа охшаш хат Шәрипов урамындагы 1ж, 2ж, 1д, 2д санлы йортларда яшәүчеләрдән дә килде. Алар да үз йортлары янындагы юлны төзекләндерүне үтенгәннәр. "Яңгыр һәм кардан соң зур күлләвек барлыкка килә, - дип яза алар. - Гаражларны чистарттылар. Бу зур эшне башкарган кешеләргә рәхмәтлебез. Юлларга да чират җитәр дип өметләндек... Әлеге сорауны чишүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз".
Хәзерге вакытта кар яту сәбәпле, автоюлның техник торышын тикшерү мөмкин түгел, дип җавап бирә башкарма комитет белгечләре. Яз көне, комиссион тикшерү уздырганнан соң, юлны килә-чәктә файдалану һәм ремонтлау мөмкинлеге турында карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев