Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Программалар гамәлдә

Торак белән тәэмин итү дәүләт эшчәнлегендә иң мөһим бурыч булып тора. Узган елда район буенча торакка мохтаҗ булган 345 гаилә учетта торган.

Район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова һәм башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З. Рәшитова җитәкчелегендә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә торак секторы мөдире И. Зәйдуллинаның чыгышы гражданнарны торак белән тәэмин итү соравына багышланды. Агымдагы ел башына торакка мохтаҗлар сыйфатында учетта торалар: ятим балалар - 22, күп балалы гаиләләр - 8, Ерак Төньяк районнарыннан кайтучылар - 3, мәҗбүри күченүчеләр - 7, Чернобыль катастрофасын ликвидацияләүдә катнашкан бер кеше. 2005 елның 1 гыйнварына кадәр 32 гаилә исәпкә баскан: инвалидлар һәм инвалид баласы булган - 19 гаилә, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар - 13. Районда 66 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары, 2011-2015 елларда "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" федераль максатчан программасы буенча 22 яшь гаилә исәптә тора. "Авылның 2013 елга кадәр социаль үсеше" федераль максатчан программасы кысаларында авыл җирендә яшәүче "Яшь гаиләләрне, гражданнарны һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча 108 гаилә исәпкә алынган. "Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турында"гы 2443 санлы законны гамәлгә ашыру кысаларында, яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы буенча 90 яшь гаилә, ә социаль ипотека программасы буенча сигез гаилә учетта тора. Доклад ясаучының чыгышы слайдлар белән аралашып барды.
Киңәшмәдә оператив хәл уңай яктан ассызыкланды, контрольгә алынган сораулар тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев