Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Әпсәләм комбинаты – җиңүчеләр сафында

Казанда "Ел хәйриячесе-2012" бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында "Ел хәйриячесе-2012" республика бәйгесе җиңүчеләре хөрмәтләнде. Ютазы районыннан тантанага тугыз кеше, шул исәптән район башлыгы Рөстәм Нуриев та барды.
Чарада ТР Илбашы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Бәйгедә җиңүчеләр исемлегендә "Эре һәм урта предприятиеләр" номинациясендә Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты (директоры Илһам Сафин) да яңгырады. Аның тарафыннан Әбсәләм мәктәбенә хәйрия ярдәме күрсәтелгән.
Республика Илбашы билгеләп узганча, ярдәмгә мохтаҗларга булышучы кешеләрнең ел саен артуы күңелле хәл. "Изге эшләр гадәти күренешкә әверелеп бара. Без хәйриячелек сыйфатының яңа дәрәҗәсенә чыгарга тиешбез", - дип сүзен йомгаклады Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев