Пушкин урамында өмә узды
Бүген Пушкин урамының Октябрьский шәһәренә чыгып китә торган юл буенда күптән көтелгән өмә узды. Әлеге эштә башкарма комитет һәм төзекләндерү предприятиесе хезмәткәрләре катнашты.
Юл буенда урнашкан чокырны чистарту мөрәҗәгате «Халык контроле» порталы аша халыктан кергән чираттагы сорауларның берсе, - дип шәрехләде инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Равиль Шәрипов. Өмәгә чыккан хезмәткәрләр бу көнне чокырда үскән чаганнарны кистеләр, корыган яфраклардан һәм чокырга ыргытылган чүп-чардан арындырдылар. Районыбызның табигате гаять матур. Аның чисталыгын саклау, пычратмау – һәркемнең изге бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев