Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Район башлыгының студентлар белән очрашуы

Яңа ел бәйрәмнәрендә район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең бүлмәсендә югары уку йортларында махсус максатлы программа буенча укучы студентлар белән очрашты. Килешү шартлары буенча, укуларын тәмамлаганнан соң, алар районга әйләнеп кайтырга тиешләр.

Бүгенге көндә әлеге программа буенча Ютазы районыннан җиде студент белем ала, әмма очрашуда шулардан бары дүрт кенә кыз катнашты. Иң беренче чиратта район башлыгы аларның сессияләрендә имтиханнар тапшырылганмы-юкмы икәнлеге, укулары буенча бурычлары булу-булмавы, кыенлыклары турында кызыксынды. Студент кызларның авырлыклары булмавын ачыклагач, Нуриев: "югары дәрәҗәдә һәм тотрыклы уку, һөнәри күнекмә-ләргә әверелеп, килә-чәктә сезгә ярдәм итәчәгенә ышанам" - диде. Соңыннан район башлыгы узган елда районда нинди эш башкарылганлыгына һәм агымдагы елда нинди үзгәрешләр булачагына кагылды. Студент кызлар район җитәкчелегенә районда торак төзүгә, төзекләндерүгә, медицинаны, белем бирүне, спортны үстерүгә, халыкның ялын оештыруга кагылган һәм башка сорауларны бирде. Рөстәм Мидхәт улы, үз чиратында, әлеге сорауларга тулы җаваплар кайтарды. Очрашу ахырында ул аның һәм муниципалитет адресына булган теләсә нинди сорауларны һәм тәкъдимнәрне, киләсе очрашуга калдырмыйча, электрон адреска язарга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев