Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район гражданнары – шәхси кабул итүдә

    Кичә район башкарма комитеты җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясенең Ютазы җирле бүлеге сәркатибе Аяз Шафигуллин Ютазы районы кешеләрен шәхси сораулары буенча “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә кабул итте.

    Кабул итүгә алдан тугыз кеше язылган иде. Әйтик, Еновка авылыннан килгән Ризидә Латыпова җир участогы рәсмиләштерүдә ярдәм сорады. Урыссулы Владимир Евстафьев бильярд клубы ачарга тели. Бүген аны борчый торган төп сорау – мәйданы буенча таләпләргә туры килә торган бина табу. Кабул итүгә килгән күпчелек кешеләрнең сораулары торак мәсьәләсе белән бәйле булып чыкты. Аяз Әдип улы, кабул итүдә катнашкан җаваплы хезмәт вәкилләре белән берлектә, һәр сорауга җавап бирде.

    Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: