Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район хезмәтләре – район тормышы турында

    Бүген узган район планеркасында сүз узган Яңа ел бәйрәмнәре һәм алда булачак вакыйгалар турында барды.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин Яңа ел һәм Раштау бәйрәмнәрен имин шартларда үткәрү өчен үз өлешен керткән   хезмәт коллективларына рәхмәт белдерде һәм гыйнвар аенда булачак вакыйгалар турында сөйләп китте. Шуларның беренчесе – агымдагы атнада Урыссу бистәсендә урау юлны ачу тантанасы булачак.

    Аяз Әдип улы, РФ Прокуратура хезмәткәре көне уңаеннан, район прокуроры Тимур Фатыйховка рәхмәт хаты тапшырды.

    Район тормыш эшчәнлеге турындагы киңәшмәне Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хәмидуллина һәм Димтамак авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәламов дәвам итте. Алар 2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга билгеләнгән чаралар турында чыгыш тотты.

    Район административ комиссиясе белгече Зөлфия Латыпова узган ел эшчәнлеге турында отчет бирде.

    Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: