Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Район педагоглары алдында белем бирү сыйфатын тагын да яхшырту максаты тора

Бүген Урыссу гимназиясе базасында район мәгариф хезмәткәрләренең традицион педагогик конференциясе узды.

Көннең беренче өлешендә кунаклар район мәгариф учреждениеләренең “Иҗат – уңышлы карьерага юл” интерактив күргәзмәсе белән танышты. Пленар өлешне район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева башлады. Ул узган уку елына анализ ясады, алда торган уку елына бурычлар билгеләде. Конференция кунагы - Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Расулева белем бирүнең сыйфатын күтәрү юллары турында тәҗрибә уртаклашты. Октябрьский шәһәренең 2 санлы музыка мәктәбе директора Елена Сланина чыгышынан соң, район башлыгы Рөстәм Нуриев кунакка сәнгать юнәлешендә балаларга белем бирүне тагында камилләштерү макстында ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту тәкъдиме белән чыкты. Республиканың олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова Ютазы районы мәгариф өлкәсенең республика рейтингында яшел зонада булуын билгеләп узса да, укытучылар алдына, асылда, олимпиадада катнашучыларны әзерләү, дәүләт имтиханнарына хәзерлек күрү, грантлар оту юнәлешләрендә яңа максатлар куйды. Педагогик конференцияне район башлыгы Рөстәм Нуриев йомгаклады. Ул, районда белем бирү дәрәҗәсе республика күләмендә алтын урталыкта торуына кармастан, педагогик коллективны ирешкәннәр белән чикләнмәскә чакырды.

Ахырда педагогик эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар, Ютазы районында тәүге тапкыр хезмәт юлын башлаучы яшь укытучыллар һәм тәрбиячеләр бүләкләнде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X