Район советы депутатлары авыл хуҗалыгы объектлары белән танышты
Кичә Ютазы район советы депутатлары агымдагы елда файдалануга тапшырылган авыл хуҗалыгы объектлары белән танышты.
Алар “АгроМир” җәмгыятендә узган елда хуҗалык көче белән төзелгән катнаш азык җитештерү цехында булдылар. Җәмгыять лидеры Сирин Галиев әлеге объектның эшләү куәте турында сөйләде. Депутатлар агымдагы елда биредә өр-яңа бозаучылык төзелеше тәмамланачагыннан да хәбәрдар булдылар. Алар, шулай ук, “Уңыш”, “Ансель Вафауллин” агроформированиеләрендә республика программалары һәм үз көчләре белән төзелгән сөт комплексларында куелган эш процессын күзәттеләр һәм авыл хуҗалыгы эшчеләре якын киләчәккә корган планнарны хуплап чыктылар.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев