Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Район Советының II чакырылыш XII утырышы узды

Көн тәртибендә унбер сорау каралды. Утырышны Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары, Ютазы район советы рәисе урынбасары Р. Хәкимова ачты һәм алып барды.

Утырыш эшендә Ютазы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, бүлекләр начальниклары, сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, торак милекчеләре ширкәтләре һәм иҗтимагый формированиеләр рәисләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Беренче сорау - Ютазы муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше прогнозы турында башкарма комитетның территориаль үсеше бүлеге начальнигы З. Гыйбадуллина чыгыш ясады. "Ютазы муниципаль районның 2012 ел һәм 2013 һәм 2014 еллар планлы чорына бюджеты турында" доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе С. Мөхәммәтов чыгыш ясады. Өченче сорау - Ютазы муниципаль районында 2011-2020 елларга коммуналь инфраструктура системасының комплекслы үсеше максатчан Программасы белән башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н. Шәмсетдинов таныштырды. Аның тарафыннан шулай ук көн тәртибендәге дүртенче сорау - "2011-2015 елларда Ютазы муниципаль районының экологик куркынычсызлыгы" максатчан муниципаль экологик программасы тәкъдим ителде. "Ютазы район Советының 2011 елның 25 мартыннан "Теплосервис" күп тармаклы унитар предприятиесенең инвестицион программасы турында"гы 8 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында"гы сорау буенча сүз предприятие директоры Р. Гариповка бирелде. "Татарстан Республикасы "Ютазы муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль казнасы", "Муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри саналучы һәм муниципаль хезмә-тләр күрсәтүдә катнашучы оешмалар тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләр исемлеге һәм түләү күләмен билгеләү тәртибе турында ", "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында"гы сораулар буенча Ютазы район советы аппараты белгече (юристы) Р, Адылгәрәев чыгыш ясады. "Ютазы муниципаль районының контроль-исәпләү палатасы турында"гы положениене раслау соравын контроль-исәпләү палатасы рәисе З. Сәитгалина яктыртты. Унынчы сорау - "Ютазы муниципаль районы карамагындагы милекне арендага тапшыру тәртибе турындагы Положениене раслау" буенча мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре рәисе Г. Кәтиева чыгышы тыңланды. Соңгы - "Ютазы муниципаль районында балигъ булмаганнар комиссиясе турында һәм аларны яклау" соравын Ютазы муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова җыелучылар игътибарына җиткерде.
Утырышта каралган сораулар тикшерелде, алар буенча фикер алышынды һәм тиешле карарлар кабул ителде.
Утырыш ахырында аның эшендә катнашкан район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Мидхәт улы Нуриевка сүз бирелде. Ул район Советы депутатларына, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: "Миңа җаваплы вазифа ышанып тапшырылды. Сезгә ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә райондагы изге башлангычларны дәвам итүне, муниципалитетта сәясәтне саклауны үз бурычым дип саныйм. Һәрбарчагызга уңышлар юлдаш булсын. Һәр җитәкченең үз вазифасына җаваплы каравын, бердәм эшләвен телим", - дип сүзен тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев