Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Район ветераннары пленумы узды

Район ветераннар советы рәисе З. Глушкова җитәкчелегендә ветераннарның иҗтимагый оешмасы пленумы үтте.

Пленум эшендә район башлыгы Р. Нуриев, район башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Глушкова район ветераннар советының 2012 елга эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурычлары белән таныштырды. Аерым алганда, Зоя Васильевна ветераннар активының өлкән яшьтәге якташларына җитди мөнәсәбәт күрсәтүен, көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итүдә булышуын ассызыклады. Ул барлык башлангыч оешмалар рәисләренә армый-талмый хезмәт иткәннәре, куелган максатларны тормышка ашыруда актив булганнары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ветераннар советының ялны оештыру планында, мәдәни-күмәк чараларга мөмкин кадәр күбрәк ветераннар җәлеп итүгә омтылу планында актив эшен киметергә ярамый. Бу район чаралары да, конкурслар да, республика дәрәҗәсендәге фестивальләр дә. Бөтен эш район җитәкчелеге, предприятиеләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә башкарыла. Шулай ук өлкән буын вәкилләренең мәгариф учреждениеләре укучыларын патриотик тәрбияләү эшендә хезмәте бәяләп бетергесез.
Пленумда чыгыш ясаган район башлыгы Р. Нуриев районның социаль-икътисади үсеше турында мәгълүмат бирде. Ул, аерым алганда, Урыссу электромеханика заводында уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте. Гипсокартон җитештерү буенча Әбсәләмдәге "Волма" предприятиесе уңышлы эшли. Биредә җитештерү күләме үсеше күзәтелә, дип билгеләп үтте район башлыгы. Рөстәм Мидхәт улы шулай ук тормыш тәэмин итүнең башка сораулары белән таныштырды, төзекләндерүгә, торак тапшыруга, авыл хуҗалыгы производствосында эшләр торышына - алдынгы коллективларның ышанычлы уңышларына һәм аерым авыл хуҗалыгы формированиеләренең кайбер игътибар биреп җиткермәгән моментларына җентеклерәк тукталды.
Башлангыч ветеран оешмалар эшчәнлеге турында М. Мостафина (Әбсәләм) һәм Р. Әхмәдишин (Димтамак) мәгълүмат бирде, аларның да башкарылган эшләре аз түгел. Социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлиев халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль ярдәм чаралары белән таныштырды. Ахырда ветераннар хәрәкәте активистлары бүләкләнде: чәчәкләрне һәм бүләкләрне район башлыгы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев