Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда кадрлар кытлыгы саклана

    Кичә узган район Советы президиумы утырышында депутатлар тармакларда кадрлар җитмәве турында сөйләшү алып барды.

    Соңгы ике елда Урыссу үзәк район хастаханәсенә 18 табиб эшкә килгән, белгечләр белән тәэмин ителеш 98 процент тәшкил итә. Бүген район хастаханәсенең генә түгел, район җитәкчелегенең дә төп максаты - белгечләрне Ютазы районында төпләндереп калдыру.

    – Райога эшкә килгән медикларга, педагогларга, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләренә шәхси торак төзелеше өчен җир участоклары бүлеп биреп, үзебезнең район территориясендә төпләнеп калу мөмкинлеге тудырсак, кадрлар кытлыгын чишүдә зур алга китеш булачак, - дип басым ясады Рөстәм Мидхәт улы.

    Әлбәттә, җир участогы алуда билгеле шартлар карала. Шуңа күрә район советы депутатлары әлеге сорауны төрле яклап тикшерде.

    Ильмира ГАЛИЕВА

    Автор фотосы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: