Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның яшь рәссамнары Илдар Зарипов иҗаты белән танышты

    Бүген Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә белем алучы укучылар ачык дәрес узды – алар Россиянең халык рәссамы Илдар Касыйм улы Зариповның тормыш һәм иҗат юлы белән танышты.

    Сәнгать мәктәбенең педагогик коллективы үзенең яшь тамашачысы – булачак рәссамнарга әдәби-музыкаль композиция күрсәтеп, аларны Татарстанның гына түгел, Россия күләмендә сәнгать дөньясын баетырга зур өлеш керткән республика рәссамы Илдар Зарипов турында бик күп кызыклы мәгълүматтан, аның картиналары барлыкка килү тарихыннан хәбәрдар итте. Әгәр исән булса, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия сәнгать  академиясенең Көмеш медале белән бүләкләнгән рәссамга быел 80 яшь тулган булыр иде...

    Илмира ГАЛИЕВА

    Автор фотолары     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: