Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Республика министры Альберт Кәримов - Ютазы районында

Бүген Ютазы районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов булып китте.

Район муниципалитеты җитәкчелеге озатуында ул “Урыссу” сәнәгать паркы һәм “БАСЭТ” предприятиесенең төзелеп килә торган объектларында булды. Альберт Әнвәр улы сәнәгать тармагы җитәкчеләре белән киләчәккә планнар турында сөйләште, аларны борчый торган сораулар белән кызыксынды.

Район мәдәният йортында башкала кунагы муниципалитет хезмәтләре, сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет оешмалары вәкилләре белән очрашты. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан үсеше һәм ул билгеләгән стартегик планнар турында чыгыш тотты.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Фото:http://yutazy.ru/photo/ministr-respubliki-albert-karimov-posetil-yutazinskiy-rayon

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев