Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ришвәтчелек белән бергәләп көрәшәбез

Узган атнада Халыкара ришвәтчелек белән көрәш көне кысаларында район башкарма комитетының кече залында "Муниципаль дәрәҗәдә ришвәтчелеккә каршы көреш чаралары турында"ны темага түгәрәк өстәл узды.

Шуны исегезгә төшерәбез, әлеге көн бөтен дөньяда БМО инициативасы белән 2003 елдан билгеләп үтелә. Чараның максаты - төрле өлкә вәкилләре белән ришвәтчелек мәсьәләләрен тикшерү, аңа каршы тору буенча чаралар билгеләү. Түгәрәк өстәлдә Ютазы муниципаль районы советы аппараты баш белгече (юристы) Р. Аделгәрәев, Ютазы районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы бүлеге полиция начальнигы урынбасары М. Сибагатов, "Теплосервис" МУП директоры, 2 санлы Май сайлау округы депутаты Р. Гарипов, районның Җәмәгать советы рәисе Р. Муллагалиева, баш табибның медицина буенча урынбасары Ю. Аскерова, "Мәгариф бүлеге" МКУ җитәкчесе С. Абрамов, ришвәтчелеккә каршы тору сораулары буенча район башлыгы ярдәмчесе Е. Огнева һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар ришвәтчелеккә каршы тору буенча кабул ителгән чаралар турында мәгълүмат бирделәр.
Шунысы ачыкланды, ришвәтчелек белән көрәшүнең нәтиҗәләре җәмгыятькә тагын да күбрәк күренә башлаган. Гаммәви мәгълүмат чаралары эшчәнлеге ришвәтчелек белән көрәшү өлкәсендә иң нәтиҗәле булып таныла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев