Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Росреестр видео-кабул итү алып бара

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнар өчен яңа хезмәт - "Интернет челтәрен файдаланып видео-кабул итү" үткәрә. Анда һәркем катнашырга мөмкин һәм реаль вакыт режимында Идарә эшчәнлегенә кагылган сораулар бирә ала.

Дәүләт җир контроле турындагы сорауларга һәр атнаны сишәмбе көн-нәрендә - Идарә җитәкчесе урынбасары Артем Петрович Костин, пәнҗешәмбе көнне милеккә хокукны дәүләти теркәү турында сорауларга Идарә җитәкчесе урынбасары Альберт Марат улы Хәйретдинов җавап бирә. Видео-кабул итү үткәрү вакыты - 15 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр.
Видеэлемтә түләүсез Skype коммуникацион программасы аша тормышка ашырыла. Видеоэлемтәне файдаланып, Росреестр Идарәсе белән бәйләнешкә керү өчен әлеге программаны сайлау һәм Skype челтәрендә теркәлү мөһим. Сезнең компьютер микрофон һәм веб-камера белән тәэмин ителергә тиеш.
Программаны җибәргән-нән соң, менюның өске юлында "Контакты"ны, ачылган исемлектә "Новый контакт"ны сайлагыз. "rosreestr.tatarstan"ны җыегыз һәм "Найти" кнопкасын басыгыз. Аста тәңгәл килүләр исемлеге чыгачак, кирәген сайлагыз һәм "Добавить" кнопкасына басыгыз. Хәзер Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе сезнең элемтәләр исемлегендә "Skype" тәрәзәсенең сул ягында чыгачак. Шылтырату өчен исемлектә тиешле элемтә сайлагыз һәм "Видеозвонок" кнопкасына басыгыз.
Һәр катнашучыга видео-кабул итүдә катнашуга заявка бирү мөһим. Заявка электрон адреска бирелә: rosreestrto16@mail.ru. Заявкагызда исем, фамилия, әтиегезнең исеме, логин Skype, телефон номеры (өй һәм кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм сез бирергә теләгән сорау күрсәтелергә тиеш. Шулай ук заявканы 8 (843) 533-24-27 тел./факсы (А.П. Костин өчен) һәм 533-24-25 телефоны, 533-25-55 факсы аша (А.М. Хәйретдинов өчен) бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев