Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Статуслар үзгәрсә дә, технология үзгәрми

    Районда 2010 елда 13 249 баш мөгезле эре терлек асралган булса, былтыр бу сан 484 башка кыскарган.

    Үзәккә үткән корылыгы белән бөтен икътисадның астын-өскә китергән 2010 елда хуҗалыклар мал санын кыскартырга мәҗбүр булдылар. Әмма аграрчылар 2011 елда аларны янәдән тергезү бурычы өстендә җентекле эш алып бардылар. Нәтиҗәсе дә начар түгел. Әйтик, "Нур-Агро" ҖЧҖда терлек - 60, "Таң" ҖЧҖда - 52, "Уңыш" ҖЧҖда 20 башка арттырылды. Шул ук вакытта "Ситдыйков" КФХ мал санын шактый киметте. Шул рәвешле район буенча уртача күрсәткеч "минус" билгесе белән тамгаланды, дип борчылуын белдерә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты М. Зарипов.

    Узган елда икенче кискен проблема үрчем алу белән бәйле булды. Монда да 2010 елның корылыгы үз нәтиҗәсен күрсәте. Фермаларда сыерлар бозаулап, каплану вакытлары җитүгә, рацион тагын да фәкыйрьләнгән иде. Туя ашамаган, витамин җитмәгән организмда, әлбәттә, теләккә килү вакыты соңара. Шул сәбәпле, күпчелек урыннарда сыерлар үз вакытында капланмадылар. Ә икенче срокта теләккә килгән малның каплану ихтималы 70 процент тәшкил итә, өченчесендә исә гомумән орлыклану мөмкинлеге яртылаш кими, ди белгеч. Үрчем алуның кимүе - бер бәла булса, кайбер хуҗалыкларда бозауларны саклап калуга, үстерүгә җитәрлек игътибар бирелмәве - икенче бәла. Гәрчә бүген бөтен агроколлективлар "фермерларга", "учредительләргә", "милекчеләргә" әверелеп бетсәләр дә. Димәк, технологиядән әле дә булса "колхозныкы жәл түгел" принцибы ахыргача төшеп кала алмый.
    2011 елда районда гаилә мини фермалары төзү киң җәелдерелде. Республикада эшләүче әлеге программага кушылу теләге белән 16 гаилә документлар пакеты җыйса, аларның өчесе үз эшчәнлеген тулаем әлеге программа кысаларында коруга иреште. Подгорный авылыннан Әхмәтшиннар нәселле таналар сатып алып, аларны бозаулатырга да өлгерделәр. Бүген бу таналар икенчесенә буазлар. Әхмәтшиннар фермасының ясалма орлыкландыру җиһазлары белән тәэмин ителүе дә җитештерүчәнлектә уңай чагылыш тапты. Шундый ук җиһаз белән Акбаш авылыннан Тимербаев гаилә фермасы да тәэмин ителде. Фермер 2011 елда сыерлар санын да арттыра алды. Үгез бозаулар сатып алган Тимербаев, аларны көрлек кондициясенә җиткереп сатып, акчасына ана маллар юнәтте. Хөррияттән Абдуллин, Кәрәкәш-ледән Галимов, Каразиректән Гафиятов, Котловская фермалары да тотрыклы үсеш юлында. 2012 елда гаилә мини фермасы төзү программасына кушылу теләген 13 шәхси ярдәмче хуҗалык белдерде. Быел мондый тәвәккәл кешеләргә "Татнефть" ААҖда ярдәмгә киләчәк. ТР Хөкүмәте карары нигезендә нефтьчеләр республиканың Көньяк-Көнчыгыш төбәге районнарында мини ферма төзүче гаиләләргә каралтыларының тимер конструкцияләрен тергезеп бирүдә булышачаклар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: