Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Сыерлар турында ясалма интеллект сөйли

Ансель Вафауллин – терлекчелектә тәҗрибәле кеше: аның Ютазы авыл җирлеге биләмәсендәге крестьян-фермер хуҗалыгы инде ун елдан артык эшли.

Һәм, әйтергә кирәк, уңышлы эшли. Гомумән, әлеге яшь җитәкче терлекчелек тармагында үзен тиз арада танытты кебек. Ләкин бу читтән генә шулай күренә, кайберәүләр кемнәргәдер бәхет бик җиңел килә, дип уйларга мөмкин. Ансель булачак һөнәренә нигезне Казан авыл хуҗалыгы академиясендә алган, ләкин теория өлешен генә. Ә гамәли күнекмәләрне исә ул әтисе Альберт Вафауллин хуҗалыгында икътисадчы булып эшләгән чорда үзләштергән. Димәк, кече Вафауллин мөгезле эре терлек үрчетү буенча дөрес карарны алдан күрүчәнлек сыйфаты белән кабул иткән булып чыга. Әйе, бу, чыннан да, уңышлы, оттырышсыз сайлау була. Җаваплылыкны үз өстенә ала белү, төрле көтелмәгән хәлләрдә тәвәккәл эш йөртә алу сәләте хезмәтендә зур ярдәм итә аңа. Эш башлаганда яшь фермер, 970 мең сумлык грант ярдәменнән тыш, авыл хуҗалыгы җайланмалары – сөт үткәргече, азык тараткыч сатып алуга ел саен кредит ала. Югары генетик сыйфатка ия булган таналарның беренче партиясен (100 баш) кайтарта. Бүген «Ансель Вафауллин» крестьян-фермерлык хуҗалыгында һәрберсендә 250 башка исәпләнгән ике сыер абзары, савым залы, 100 башка исәпләнгән өч бозау абзары, тудыру бүлеге, 300 башка исәпләнгән бер симертү цехы, ике силос траншеясы төзелгән. Машина-трактор паркы кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы белән җиһазландырылган, ул аларны лизингка сатып алган. Соңгы дүрт елда гына да фермер үз хуҗалыгын техник җиһазлауга 200 млн сум акча тоткан.

- 2019 елда җитештерү тармагына сыерлар белән идарә итүнең компьютер программасын керттем, - ди Ансель Вафауллин. - Ул малны дөрес тәрбияләргә, аның яшен һәм авырлыгын, бозаулау вакытын билгеләргә,  савым күләмен һәм сөтнең майлылыгын күзәтергә мөмкинлек бирә. Әйтик, сыер ун литрдан азрак сөт бирә башлый икән, димәк, бу ветеринарга хәбәр дигән сүз. Аның бурычы – сөт кимүнең сәбәбен ачыклау һәм моны хәл итү. Гомумән, сыерның җитештерүчәнлек әйләнеше дүрт ел. Шуннан соң сыер исәптән чыгарыла, ягъни башкасы белән яңартыла. Орлыкландыру ясалма технология аша башкарыла. Америкадан кайтартылган үрчетү орлыгын кулланабыз. Нәтиҗәдә, бозаулар өзлегүсез һәм сәламәт туа.

Әйе, замана шулкадәр алга китте, малларның хәлләре турында хәзер безгә ясалма интеллект хәбәр итә! Инде орлыкландыру да, гафу итегез, күптән “бабайлар” алымы белән башкарылмый. Бүгенге көндә фермер хуҗалыгында 1160 баш мөгезле эре терлек асрала, шулардан 361 – савым сыеры, алар тәүлегенә 9 тоннадан артык сөт бирә. Бер сыердан уртача савым 25 килограмм тәшкил итә. Әмма көнлек савым 49 килограммга кадәр җиткән “уңган” сыерлар да бар. Малларга азык җитәрлек. Фермер баланслы, туклыклы азыкка җитди игътибар бирә. Терлек азыгы әзерләүгә үсемлекчелек белән шөгыльләнүче өлкән Вафауллин белән уртак хезмәт мөнәсәбәтләре ярдәм итә. Аның басуларында фуражга ашлык, арпа, силоска һәм бөртеккә кукуруз, карабодай, борчак үстерелә... Җирләрдән дөрес файдалану, минераль ашламалар алуга акча кертү югары уңышка исәп тотарга мөмкинлек бирә. Альберт Вафауллинның иген кырларыннан узган елда гектарыннан 40 центнер уңыш җыелган. Сүз уңаеннан, киләчәк уңыш өчен дә ул инде нигез салган - 20 млн сумга минераль ашламалар сатып алуны рәсмиләштергән.

«А. Вафауллин» крестьян-фермерлык хуҗалыгында 25 кеше эшли. Хуҗалык хезмәткәрләре социаль пакетның тулы җыелмасы белән тәэмин ителгән. Уртача хезмәт хакы 35 мең сум тәшкил итә. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармагы  җиңел хезмәт түгел. Һәм ул заман белән бергә атлауны таләп итә.

- Ә сез сыерларның элеккеге кебек яшел болыннарда йөрүенә, җәйге лагерьларда тотылуына ничек карыйсыз?..

- Узган технологияләргә кире кайту юк, - дип җавап бирә Вафауллин. – Алай була калса, җитештерүне туктатырга гына кала. Энергия сарыф ителгән табышсыз җитештерү - үз-үзеңне алдау гына ул. Хәзерге базар шартларында сөт тармагына артык игътибар бирелмәсә дә, сөтнең үзкыйммәте арта, әмма чималны сатып алу бәясе шул ук дәрәҗәдә кала. Нәрсә генә булса да, эшләячәкбез, югары күрсәткечләргә омтылачакбыз. Башкача булырга да тиеш түгел.

Яңа елны без махсус районның гына түгел, республиканың горурлыгы булган ныклы хуҗалыклар турындагы язмадан башладык. Чөнки нәкъ менә шундый белемле, тәвәккәл белгечләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә безгә азык-төлек кытлыгы янамый.

Һәм тагын шуны да өстисе килә. Ансель Вафауллинның уллары да әтиләре һөнәре белән «авырыр», дип ышанасы килә. Унҗиде яшьлек Динияр, әйтик, җәйге ялларда әтисенең хуҗалыгында хезмәт куя. Мәсәлән, үзе эшләп тапкан акчага ул ноутбук һәм айфон сатып алган. Ун яшьлек Муратның һәм өч яшьлек Камилнең уй-ниятләре әлегә фермерлыктан ераграк тора. Шулай да, алдагысын кем белгән бит?

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев