Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Тагын бер тапкыр субсидияләр турында

Күптән түгел социаль яклау бүлеге белгечләре түгәрәк өстәл артында иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән җылылык щчен максатлы субсидия түләү мәсьәләсен тикшерделәр.

Социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлиев, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешен компенсацияләү өчен максатлы субсидия 2012 елның 28 июленнән ТР Министрлар Кабинетының 738 санлы Карарына ярашлы, Урыссу бистәсендә яшәүче, җылылык белән тәэмин ителешләре "Таттеплосбыт" акционерлык җәмгыяте тарафыннан тормышка ашырылган гражданнарга түләнүен билгеләп үтте. Халык мәнфәгатьләрен чагылдыручы иҗтимагый оешмалар вәкилләре түләүне тоткарлау, милекчеләр ышандыруы буенча, барлык мөһим белешмәләр булуына карамастан, субсидиянең аз булуы, шәхси секторда яшәүче гражданнар өчен ташламалар булмау һәм башка сораулар күтәрделәр.

Теманы тикшерү барышында бүлек белгечләре билгеләп үтүенчә, субсидия исәпләгәндә, торак мәйданының социаль нормативы, хосусыйлаштыруда катнашкан яшәүчеләр саны да исәпкә алына. Моннан тыш, субсидияләр түләү тоткарлануына бетерелгән Бердәм исәп-хисап үзәгенең Идарә итү компаниясе тарафыннан социаль яклау бүлегенә тапшырылган дөрес булмаган мәгълүматлары тәэсир иткән. Эш шунда ки, Идарә итү компаниясенең йорт хуҗалыгы турындагы компьютер мәгълүматларына түләнгән һәм чынлыкта булган бурычлары "ияргән". Шул сәбәпле, социаль яклау бүлегенә дөрес булмаган мәгълүмат килгән, ә компьютер программасының алгоритмы шундый ки, коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары булган кешеләр автоматик рәвештә субсидиядән мәхрүм ителәләр. Бүген әлеге проблема хәл ителгән һәм гыйнварда гражданнарга элекке айлар өчен яңадан исәпләнеп, субсидия түләнәчәк.

Ахырда социаль яклау бүлеге начальнигы республика Хөкүмәте тарафыннан 2012 елның декабрь ахырына кадәр документлар кабул итү срокларын озайту турында карар кабул ителүен, бу субсидияне 1 сентябрьдән яңадан исәпләтеп алырга мөмкин булуын житкерде. Гыйнварда документлар тапшыручыларга, дип билгеләп үтте Вәлиев, субсидия мөрәҗәгать итү аеннан башлап түләнә.

Субсидия алуга хокуклы гражданнар:

- дәүләт һәм муниципаль торак фондындагы торакны файдаланучылар;

- шәхси торак фонды торагын найм килешүләре буенча яллаучылар;

- торак кооперативлары әгъзалары;

- торак милекчеләре.

Субсидия торак милекчесе яки аны файдаланучы затларга аларның даими теркәлүләре булган очракта түләнә. Әгәр дә фатирда бер гаилә әгъзасы булмаган һәм субсидия алуга дәгъва белдергән берничә милекче (торак белән файдаланучы) яши икән, субсидия аларның һәрберсенә аерым түләнергә мөмкин. Бу очракта һәр гариза бирүчегә гариза аерым рәсмиләштерелә. Белешмәләр өчен телефон: 2-82-91, 2-79-26.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев