Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

    Татарстан территориясендә ташулар күп очракта явым-төшем артыгы белән яуса яисә карның бик тиз эрүе аркасында була.

    Экстремаль вакытларда исән калырга өйрәтүче белгечләр, кеше күп очракта үзенең уяусызлыгы, элементар әйберләрне белмәве яисә белергә теләмәве, салкын карашы аркасында бәхетсезлеккә тарый, дип саныйлар. Су басучан территорияләрдә яшәүче кешеләр тискәре нәтиҗәләр булмауны үзләре үк киметә яисә булдырмый кала алалар. Яхшы хуҗа су басуга алдан ук әзерләнергә һәм су басу вакытында килеп туган тискәре нәтиҗәләрне чикли белергә тиеш: якын-тирәне кардан арындырырга, су агып китү юлларын казырга, су керүгә юл куймас өчен зур булмаган дамбалар ясый һәм башка шундый чаралар күрә белергә тиеш. Синоптиклар фаразлауларына да игътибарлы булырга кирәк.
    Әгәр су басу акрын барса, һәм сезнең вакытыгыз бар икән, җитешкән кадәр бар нәрсәне дә эшләргә: балаларны имин урынга күчергә, мөлкәтне һәм материал байлыкны саклап калырга тырышыгыз. Мөгаен, сезнең янда ялгыз һәм карт кешеләр яшидер. Бәла турында аларны да кисәтергә онытмагыз.
    Әгәр сез суда икәнсез, үзегездән авыр өс һәм аяк киемнәрен салып ташлагыз, нинди дә булса предметка эләгеп, агым уңаена йөзегез, ярдәм көтегез. Иң мөһиме - нинди генә вәзгыятьтә булуга карамастан, паникага һәм куркуга бирелмәгез.
    Суыктан үлү - бу суга эләгүчеләрнең тормышы үлем белән тәмамлану очракларының төп сәбәпләренең берсе. Тәннең 35 градуска кадәр җылылыкны югалтуы гипотермиягә китерергә мөмкин, һәм бу кайтмас процесс булса, үлем очрагы белән тәмамлануы да бар. Чөнки су һавага караганда, җылылыкны 25 тапкырга күбрәк тизрәк үткәрә, шуңа күрә суга эләккән кеше тиз өши. Гипотермия вакытында кешене җылытуның иң нәтиҗәле чарасы булып тулаем җылыну (җылы душ, сауна, гомуми электр җылыткычы, коры җылы кием, кайнар аш) тора. Күкрәк һәм арканы җылыту - иң нәтиҗәле чара.
    Мөмкин булган су басу зонасына эләгү куркынычы бар булса:
    - оешма, предприятие, мәктәп һәм балалар бакчалары учреждениеләре эшләүдән туктатылырга тиеш;
    - балаларны өйгә кайтарып җибәрергә яисә куркынычсыз урынга күчерергә, йорт хайваннарын һәм малларны биек урыннарга күчерергә.
    Әгәр сезнең йорт су басу районына эләксә:
    - газ, су һәм электрны, мичләрдәге утларны сүндерергә;
    - азык-төлек, кыйммәтле әйберләр, кием, аяк киемнәрен бинаның өске катына, чормага, су нык күтәрелгән очракта, йорт түбәләренә күчерергә;
    - кирәк булган бар әйберне җыярга тырышыгыз: йөзү кирәк-яраклары, баулар, баскыч, сигнал бирү чаралары һәм коткару бөяте;
    - күлмәк һәм чалбарларыгызны, суда йөзүче җиңел предметлар (туплар, шарлар, ябык буш пластмасс шешәләр һәм шуның кебек әйберләр) белән тутырыгыз.
    Эвакуация турында кисәтү алу белән:
    - өч көнлек ашау запасы җыегыз (энергетик яктан мөһим һәм балалар ризыклары: шоколад, сөт, су һәм башкалар);
    - җылы һәм уңайлы кием әзерләгез;
    - үзегез куллана торган беренче ярдәм аптечкасы һәм дарулар хәстәрләгез;
    - паспорт һәм башка документларны су үтми торган пакетларга тыгыгыз;
    - үзегез белән туалет кирәк-яраклары һәм урын-җир җәймәләре алыгыз;
    - вакытыгыз булса, тәрәзә һәм ишекләрне кадаклагыз;
    - баз янына су үтеп кермәсен өчен каршылыклар корыгыз;
    - кешеләрне һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын эвакуацияләгәндә кирәк булса автотранспорт, йөзү һәм кул асты чаралары (өстәл, шиналар, коткару пояслары) кулланыгыз.
    Әгәр су бик тиз күтәрелә башласа:
    - мөмкин кадәр тизрәк биек урынга (бинаның өске катына, бина түбәсенә, агач) менәргә һәм оештырылган эвакуация вакытында төрле йөзү чаралары ярдәмендә яисә җәяү суны кичәргә әзер булып торырга кирәк;
    - паникага бирелмәскә. Үз-үзеңне кулга алырга һәм сиңа ярдәмгә килүчеләргә үзең турында хәбәр биреп торырга әзер булырга;
    - судан үзэвакуация ясаган очракта төрле йөзү чаралары (көймә, катерлар, бүрәнәдән һәм башка материаллардан саллар, ишекләр, автомобиль камералары һәм башкалар) кулланырга;
    - суга кул астында булган коткару чарасы ярдәмендә, ярдәм көтүгә ышаныч булмаган очракта гына, сикерергә;
    - су басу вакытында болын, урман кебек җиргә эләккән очракта, иң биек урынны сайларга, агач башына менәргә кирәк.
    Әгәр сез су басу вакытында ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне очратсагыз:
    - өй түбәләрендә, биек урыннарда, агачларда ярдәм көтүче кешеләрне күрсәгез, кичекмәстән җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә кирәк;
    - кул астында йөзү чаралары булган очракта зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә тырышыгыз;
    - йөзү чаралары якын-тирәдә булмаган очракта, кул астында булган әйберләрдән (бүрәнә, такта, автомобиль камералары, һ. б.) иң гади йөзү чаралары ясап, зыян күрүчегә ярдәмгә килегез.
    Экстремаль ситуациядә ярдәм сорарга:
    - бердәм коткару хезмәте - 01, кәрәзле телефоннан - 112;
    - Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе Кризислы вәзгыятьләрдә идарә үзәгенең өлкән оператив дежурные - (843) 227-46-46;
    - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республиканың катастрофалар медицинасы үзәгенең оператив дежурные - (843) 293-49-95;
    - ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы эзләү-ярдәмгә килү хезмәте - (843) 272-43-12.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: