Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Темплар куандыра

Солнечный бистәсендә төзелеш эшләре дәвам итә. Атна саен белгечләр килеп туган сораулар буенча киңәшә, шул ук вакытта төзелештә эшләр план буенча бара. Солнечный бистәсенең Көнчыгыш урамында дүрт ветеран йортына тагын икәү өстәләчәк - подрядчы "Стройинвест-плюс" юл буендагы тагын ике участокта нигез салу эшләренә керешкән.

Сүз уңаенда, 29 мартта бистәдә җир участокларын сату буенча аукцион уздырылачак. Күп фатирлы йортлар төзүгә килгәндә, биредә дә төзүчеләр темплары куандыра. Беренче йортта нулевой циклны тәмамлау буенча эш алып барыла. Моннан соң төзүчеләр стена салуга керешәчәк. Нигез өчен икенче чокыр әзер. Хәзер анда катлау тигезләү өчен ком сибелә. Юлларны каплау максатында төзелеш материалы запас белән кайтарылган. Димәк, төзелеш туктап тормаячак.

Биредә параллель рәвештә коммуникацияләр үткәрү буенча эшләр алып барыла. Бистәгә газ кертү буенча килешү төзелгән, газ белән тәэмин итү схемасы расланган. Башта ул ветераннар йортларына тоташачак һәм урта линия буенча әйләндереп алыначак. Инфраструктура үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, Солнечныйда кар суларын читкә җибәрү эше башкарылган, апрельдә бистәне электрлаштыру тәмамланачак. Хәзер Солнечныйда элек ясалган замечаниеләрдән арынуның, бирелгән күр-сәтмәләрне үтәүнең ничек тормышка ашырылуын тикшерүче комиссия эшли. Комиссия эше тәмамланганнан соң, техник тоташу турында килешүгә кул куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев