Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Терлекчелек үсеше – ул матди иминлек

Тукай исемендәге җәмгыятьтә район авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләренең күчмә киңәшмәсе узды.

 

Киңәшмә 2022 елның 11 аенда районның терлекчелек нәтиҗәләренә багышланды. Аның эшендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм башкалар катнашты. Киңәшмәнең гамәли өлеше терлекләрнең баш санын саклап калуда һәм тәрбияләүдә кайбер җитешсезлекләрне ачыклауга юнәлтелде. Мәсәлән, бозауларны карау тиешле таләпләргә җавап бирми, чөнки аларның астына җәелгән салам бик юка. Киңәшмәдә катнашучылар бозаулар, таналар һәм үгезләр тотылучы биналарны караудан тыш, бозаулату, сыер абзарларында һәм сөт комплексында булдылар. Асылда, Тукай исемендәге җәмгыять - эре һәм ныклы хуҗалыкларның берсе. Ул районда терлек тыгызлыгы буенча беренче урында: тукайлылар 1632 баш мөгезле эре терлек асрый, икътисадый күрсәткечләр буенча алар икенче урында. Шулай да коллективта сөт саву узган елның шул чоры белән чагыштырганда бераз кимегән. 2021 елга карата ул 85 процент тәшкил итә. Монда бер сыер тәүлегенә якынча 14 литр сөт бирә. "Агромир»да әлеге күрсәткеч – 15,74, “Уңыш»та - 16,8, «И. Нәбиуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында - 15,9, «А. Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгында уртача тәүлеклек савым 22,2 литр. Киңәшмәдә яңгыраганча, «Таң» һәм «Кәрәкәшле»коллективларына савым сыерларының җитештерүчәнлеген күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Гомумән алганда, 2022 елның 11 аенда районда 14 655 тоннадан артык сөт савылган, 1353 тонна ит җитештерелгән. Күрсәткечләр 2021 елның шул чорыннан бераз калыша.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәр хуҗалык күрсәткечләре буенча чагыштырма анализ әзерләп, үрчем, тәүлеклек уртача үсеш, орлыкландыру буенча мәгълүмат җиткерде. Әлеге мәгълүмат белән җитәкчеләр киңәшмәнең икенче өлешендә, Кече Урыссу авылы мәдәният йортында танышты. Хуҗалык җитәкчеләренең игътибары шулай ук 2023 елда сарыкларның баш санын субсидияләүгә (сүз уңаеннан, районда сарыкчылык белән «И. Насыйбуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында шөгыльләнәләр), шулай ук сыерларны орлыкландырганда белгечләр тарафыннан уйлап табылган, үгез яки тана алу өчен махсус җенесләргә бүленгән орлык куллануга юнәлтелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә авыл хуҗалыгында, аеруча терлекчелектә, тар белгечләр җитеп бетми. Шуңа күрә күп кенә коллективлар читтән аутсортинг компанияләре хезмәтеннән файдалана. Ясалма орлыкландыру – ул уңышлы нәтиҗә дигән сүз. Башкача әйткәндә, нәтиҗәне алдан күрүче хуҗалыкларга республика матди яктан ярдәм итә. Андыйлар заман белән бергә атлап кына калмый, ә алдарак та бара. Әйтик, Ансель Вафауллин кебекләр.

Киңәшмә барышында башка мәсьәләләр дә каралды. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Азат Мәхмүтов авыл хуҗалыгы техникасын кышкы сакланышка кую мәсьәләсенә тукталды. Бу эш ни дәрәҗәдә һәм ни рәвешле башкарылырга тиеш икәнен һәр җитәкче һәм һәр механизатор белә. Шулай да искәртеп узу артык булмас. Район башлыгы, киңәшмәгә йомгак ясап, җыелучыларның игътибарын нәтиҗәләргә ирешү юлында көн үзәгендә булырга тиешле сорауларга юнәлтте.

- Хуҗалык белән читтән торып, «дистанцион» рәвештә идарә итәргә ярамый, фермаларга даими йөрергә, анда бар да тәртиптә булу-булмавын үз күзләрең белән күрергә кирәк, - дип ассызыклады ул. - Нәкъ менә терлекчелек - авыр, көчне ала торган, матди яктан чыгымлы тармак, әмма нәкъ менә әлеге тармак авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләренә тиешле югарылыкны саклап калырга мөмкинлек бирә. Бу тармак, аңа җаваплы караганда, үсемлекчелеккә караганда күпкә ышанычлырак, дип әйтеп була.

Роза ИСКӘНДӘР

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев