Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Торак төзү – өстенлекле бурыч

2013 ел планнарына нинди объектлар төзү һәм ремонтлау керә һәм тулаем алганда районда төзелеш тармагы ничек үсә? Хәбәрчебез Р. Әхмәдиева соравына район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подовалов җавап бирә.

- Шуны ассызыкларга кирәк, район җитәкчелеге өчен әһәмиятле һәм өстенлекле бурычларның берсе булып торак тапшыру мәсьәләсе тора. Узган елның планы - 7,5 мең квадрат метр торак тапшыруны без уңышлы үтәп чыктык. 2013 елда 8 мең квадрат метр төзү күздә тотыла. Бу бурычларны да башкарып чыгарбыз, дип өметләнәм. Торак төзү, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү һәм гражданнарны аварияле торактан күчерү кысаларында алып барылачак. Районда төзелеш базарын үстерү максатында җаваплылыгы чикләнгән "Стройбетон" җәмгыяте белән килешү төзергә мөмкин булды. Ул, билгеләп үтелүенчә, Урыссу бистәсенең Ленин урамы буенча йорт төзелешенең подряд оешмасы буларак билгеләнде. Бүгенге көндә әлеге юнәлештәге килешүләрне район җитәкчелеге районның башка сәнәгать предприятиеләре белән алып бара. Торак тапшыру буенча планны уңышлы үтәү өчен Солнечный микрорайоны бар, аның үсеше дә өстенлекле бурыч булып кала. Авылның социаль үсеше кысаларында халыкны эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итү максатында су үткәрү челтәрләрен үткәрү, Бәйрәкә авылында спорт комплексын төзүне тәмамлау, Әбсәләм авылында 250 урынлык мәдәният йортын төзү, авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктларын кую һәм ремонтлау. Подгорный һәм Иске Урыссу мәктәпләрендә, Урыссудагы 3 санлы мәктәптә капиталь ремонт планлаштырыла. Биредә тәрәзәләр алыштыру һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын яңарту күздә тотыла. Фасадлар ремонтлау киләсе елга калачак.
Агымдагы ел бурычларына Урыссу бистәсендәге Муса Җәлил, 11, Куйбышев, 5, Ленин, 2 һәм Горький, 3 урамнарындагы күп фатирлы йортларны, тротуарларны ремонтлау, торак пунктларны һәм ишегалды территорияләрен ремонтлау керә. Тулаем алганда, барлык саналган бурычларны хәл итүдә җирле бюджет акчаларын һәм республика бүлгән акчаны, авылларга һәм район үзәгенә тигез билгеләп, файдалану мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев