Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Цифрлы терлекчелек аша – уңышлы җитештерүгә

«Илдус Нәбиуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды.

Чиплаштырылган маллар барысы турында сөйли
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең зур сөйләшүендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, шулай ук ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.
Терлекләрнең җитештерүчәнлеген ничек арттырырга? Күпчелек хуҗалыклар өчен бу мәсьәлә элеккечә әһәмиятле булып кала. Мәсьәләне хәл итү юлларын эзләү «И. Нәбиуллин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек биналарында узды. Анда «Кәрәкәшле» җәмгыяте җитәкчесе Данияр Нәбиуллин авыл хуҗалыгында терлекләрнең баш санын исәпкә алу буенча компьютер программасын кертү турында мәгълүмат бирде. Биредәге ферма - заманча сөт комплексы түгел, гадәти ферма. Шуңа күрә бу хуҗалыкка күрсәткечләрне компьютер программасына кулдан кертергә туры килгәндер. Данияр Нәбиуллин аерым бер сыер мисалында цифрлы терлекчелекнең барлык өстенлекләре белән җентекләп таныштырды. Программа терлекләрне ашату, карау, яшьләрен һәм җенесләрен исәпкә алу белән бәйле күп кенә технологик процессларның үтәлешен күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Ягъни бу алым турыдан-туры эш сыйфатына, шул исәптән терлекләрнең җитештерүчәнлеген арттыруга йогынты ясый. Чөнки цифрлы күрсәткечләр, мәсәлән, сыерның сөте кимүе турындагы мәгълүматны алырга мөмкинлек бирә. Җитәкчеләр һәм тиешле белгечләр - ветеринарлар, зоотехниклар – моны игътибарга ала һәм әлеге кимчелекне бетерү өчен сыер белән аерым эш алып бара. Район башлыгы коллективта башкарылган эшне лаеклы бәяләде һәм башка җитәкчеләрне дә җитештерүгә цифрлы технологияләр кертергә чакырды.
Терлек азыгы әзерләү, узган елгы терлек азыгына кытлык турында сөйләгәндә, район башлыгы быел азыкка бәйле мәсьәләләр булмаска тиеш, дип ассызыклады. Ничек кенә булмасын, безнең төп бурыч - нинди генә очракта да терлекләрнең  баш санын киметмәү. 
- Нәселле маллар сатып алу сөт күләме кимүгә бәйле хәлне төзәтергә ярдәм итәргә тиеш, - дип билгеләп үтте Аяз Шәфыйгуллин. – Хәзерге вакытта бу мәсьәлә хәл ителә, бүгенге көндә тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр алып барыла. Терлекләрнең баш санын яңарту районның күпчелек хуҗалыкларына кагылыр, мөгаен. Савым буенча республика күрсәткечләре буенча безнең район бик үк алдынгы урында түгел. Без моңа юл куялмыйбыз. Шуңа күрә сөтне арттыруга бар көчне куярга тиешбез. Анализны дөрес итеп алып барырга, шул исәптән вакытында хисап бирергә кирәк. Моннан тыш, урып-җыюга әзерлек буенча көч туплау мөһим.
Сөт буенча күрсәткечләрнең кимүенә юл куярга ярамый
Семинарның икенче өлеше Урал бистәсе клубында узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, киңәшмә эшен ачып, хуҗалыклар мисалында азык әзерләүгә тукталды. Терлекчелек буенча җитештерү-маркетинг бүлеге белгече Нелли Миңнуллина беренче яртыеллыкта терлекчелек тармагы эшенә җентекле анализ ясады. Аерым алганда, ул хуҗалыклар тарафыннан 24нче форманы тутыруның төп мәсьәләләренә игътибар итте, аграрийларга «Агрополия» мәгълүмат платформасын үз вакытында тутыру кирәклеген билгеләп үтте.
Урак өстендә беркем дә зыян күрмәскә тиеш
Җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Азат Мәхмүтов якынлашып килүче урып-җыю эшләре турында искә төшерде. Шуңа күрә механизаторларга план буенча инструктаж үткәрергә кирәк, диде ул.
- Шушы көннәрдә районда ашлык җыю комбайннарын тикшерү көтелә, - диде Мәхмүтов. – Бүгенге көндә 38 комбайнның нибары 19ы гына әзерлек сызыгына куелган. 25ләп комбайн ремонтта, дүртесендә бернинди эшләр дә алып барылмый. Ашлык җыю комбайннарыннан тыш, ындыр табаклары һәм киптерү җиһазлары да тикшереләчәк. Узган ел без коры ашлык алсак, быел бөртеклеләрне киптерергә туры киләчәк. Янгынга каршы җайланмаларга җитди якын килергә кирәк. Урып-җыю чорында һәр үзйөрешле техникада ике янгын сүндергеч булырга тиеш. Урып-җыю вакытында бернинди дә бәхетсезлек очраклары булмасын өчен хезмәтне саклау чараларына акча җитәрлек бүлеп бирелә.
Пай җирләренә салымны беркем дә бетермәде 
Авыл хуҗалыгы эшчәннәре киңәшмәсендә пай җирләре буенча салым исәпләү мәсьәләсенә дә җитди игътибар бирелде. Бу хакта финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Руфия Мөхәммәтова хәбәр итте. 
- Әйтик, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, «АгроМир», «Таң», «Уңыш», Тукай исемендәге, «Кәрәкәшле» хуҗалыкларында керем 2,7 миллион сум тәшкил иткән, - дип ассызыклады  Мөхәммәтова. – Хуҗалыклардан физик затлар кеременә салым тотып калынган һәм район бюджетына күчерелгән. Ягъни пай җирләрен арендага бирүдән кергән табышлардан 350 мең сум күчерелгән һәм шул кадәр үк тотып калынган. Крестьян-фермер хуҗалыклары буенча эшләр ничек тора соң? 2021 ел күрсәткечләре буенча, безнең районда 26 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә һәм алардагы хәл мактанырлык түгел. Әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кирәк. Салым түләү мәсьәләсе пайчылар һәм арендаторлар арасында төзелгән килешүдә күрсәтелергә тиеш.
Киңәшмә барышында аграрийларның бүгенге көндәге башка мөһим мәсьәләләре дә каралды.
Роза ӘХМӘДИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев