Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Төзелеш министрлыгы программалары гамәлдә

Узган атнада Казанда республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары өчен төзелеш, архитектура һәм ТРның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тормышка ашырыла торган төп проектларына багышланган семинар узды.

Төзелеш министры урынбасарлары узып баручы елның төзелеш комплексында башкарылган проектлар турында мәгълүмат бирделәр. Әлеге проектлар алдагы елда да дәвам итәчәк. Бу "Чиста су", "Уңайлы мохит", "ТРда торак төзелешен үстерү" максатчан программалары һәм башкалар. Муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларын әзерләү тәмамланды, дип хәбәр ителде киңәшмәдә. Республика үзенчәлеге - Россия Федерациясе субъектлары арасында җирлекләрнең иң күп булуы (931 җирлек һәм 3000нән артык торак пункт). Казанда төзелүче объектлар арасында 45 000 тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы уникаль дип аталды. 2013 ел Универсиадасы кысаларында Республика башкаласында масштаблы эшләр уздырылды һәм алар алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев