Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Учак ягу катгый тыела

    Июль эссе һәм коры булды. Бу янгын куркынычы вәзгыятен тудыра. Югары янгын хәвефлелеге һәм көнкүреш янгыннар белән килеп туган катлаулы шартларга бәйле һәрберебезгә түбәндәге кагыйдәләрне белү мөһим.

    Янгыннарның шактый өлеше контрольдә тотылмаган авыл хуҗалыгындагы яндыру эшләре (узган елдагы үләннәрне һәм саламны яндыру) аркасында килеп чыга. Урман янгыннарының сәбәбе - балыкчыларның һәм аучыларның ут белән саксыз эш итүләре. Янгыннар бакча участокларында чүп яндыру һәм массакүләм рәвештә табигатькә чыгып, учак яккан вакытта килеп чыга. Бу еш кына авыр нәтиҗәләргә китерә. Ут урман массивларына, хуҗалык корылмаларына, торакка һәм башка корылмаларга күчә. Дары сыман кабынган үлән җил исүе нәтиҗәсендә секундлар эчендә агач корылмага күчә, ул шунда ук янып китә. Үзеңне иң куркыныч янгын чорында ничек тотарга кирәклеге турында районның дәүләт янгын күзәтчелеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы М. Харисов белән сөйләшәбез.
    - Марат Хәтимович, бүгенге көндә районда янгыннар белән шартлар нинди? Эссе һава ут чыгуга сәбәп булып торамы?
    - Бүгенге көндә корбаннарсыз тугыз янгын теркәлде. Чагыштыру өчен: үткән елның шул ук чорында 14 янгын теркәлгән иде, аларда биш кеше һәлак булды. Моннан тыш, янгынчылар үлән, чүп яну хәбәре буенча юлга чыгалар. Мәсәлән, 11 июльдә безнең янгын сүндерүчеләр Бәйрәкәтамак авылына бер гектарга якын мәйданда янган үләнне сүндерергә бардылар. Ут аздан гына урман полосасына күчми калды.
    - Районда янгынга каршы режим игълан ителдеме?
    - Районда янгынга каршы режим игълан ителгәнме, юкмы, без чиктән тыш сак булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тиешбез. Шулай итеп, әлеге кагыйдәләргә ярашлы, Россия Федерациясендә биналарга һәм корылмаларга 50 метрдан якын урында калдыклар һәм тара яндыру тыела. Шуңа күрә, үзегезнең ишегалдында чүп-чар яндыру катгый рәвештә тыелуы турында тагын бер тапкыр кисәтәм! Кагыйдә бозучыларга штраф төрендә административ җаваплылык чаралары кулланылачак. Ә штрафлар хәзер зур күләмдә һәм кагыйдә бозучының кесәсенә каты сугачак.
    - Штрафлар хәзер ни кадәр күләмдә?
    - РФның Административ хокук бозулар турында кодексына янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга 1 мең сумнан алып 1,5 сумга кадәр, вазифалы затларга 6 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Аерым янгынга каршы режим шартларында ут яккан өчен шәхси затларга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифалы затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф салына. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен эчке янгынга каршы су белән тәэмин итүдә, биналар, корылмалар электр җайланмаларына, беренчел янгын сүндерү чараларына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен вазифалы затларга 6 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр штраф, ә эвакуацион юлларга, эвакуацион һәм авария чыгу юлларына, янгын сигнализациясе, янгын турында хәбәр итү системаларына таләпләрне бозган өчен 15 мең сумнан башлап 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Шулай ук билгеләнгән срокта дәүләт янгын күзәтчелегенең законлы күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен законга үзгәрешләр кертелде.
    - Марат Хәтимович, янгын куркынычсызлыгының катлаулы булмаган кагыйдәләрен тагын бер тапкыр санап үтсәгезче?
    - Бервакытта да коры үлән яндырмагыз. Тәмәке төпчекләрен һәм яндырылган шырпыларны, ташлаганчы, башта яхшылап сүндерегез. Янгын чыкканны күрсәгез, яныннан узып китмәгез. Яна башлаган үләнне сез мөстәкыйль рәвештә сүндерә аласыз. Төтен исен сизсәгез, якынрак килегез һәм нәрсә януын ачыклагыз. Утны якындагы сулыктагы су һәм туфрак белән сүндерегез. Янгынны сүндерү өчен 1,5-2 метр озынлыктагы яфраклы агачларның ботакларын, юеш кием-салым, тыгыз тукыма файдаланыгыз. Алар белән ут кырыеннан янгын чыганагы ягына таба, ялкынны, себергән кебек шуышулы "удар"лар ясагыз. Икенче тапкыр сукканда, ботакларны әйләндереп, шул рәвешле янучан материалларны суытыгыз. Зур булмаган утны аякларыгыз белән таптагыз, аңа агачларның кәүсәләренә һәм ябалдашларына күчәргә мөмкинлек бирмәгез. Ярдәмгә кеше чакырырга тырышыгыз.
    Янгынны сүндергәннән соң, утның сүнүенә ышанып беткәнче, китмәгез, көтеп торыгыз. Янгын чыккан урын турында 112 телефоны буенча хәбәр итегез (кесә телефоныннан бушлай). Янгынны үз көчегез белән сүндерә алмаган очракта, куркынычсыз урынга китегез һәм ашыгыч рәвештә янгын сагы хезмәткәрләрен чакырыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: