Универсиада уты иртәгә безнең районга килеп җитәчәк
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә хәбәр итүләренчә, Баулы районыннан кабул ителгән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы Урыссу бистәсе "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексыннан старт алачак.
Биредән иң яхшы спортчылар, район җитәкчелеге, хезмәтләр һәм учреждениеләр вәкилләре арасыннан 19 кеше Универсиада утын Урыссу, Ленин һәм Болын урамнары буенча алып барачак. Финиш - "Энергия" стадионында, анда да Бөтендөнья студент уеннары уты кабызылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев