Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урманнарыбызга куркыныч яный

Районның бер мең гектардан артык урманы куркыныч астында тора. Имән, каен һәм башка агачлар ефәк күбәләге һөҗүме астында калган.

Белгечләр фикеренчә, нарат ылысын да ашый алган корткычлар урманнарда бөтен үсентеләрне юкка чыгара. Сусыл яфракларны ашый-ашый, корткычлар "Дубравушка" балалар-сәламәтләндерү лагерена кадәр барып җиткән. Зыян күргән урыннарны йөз процент эшкәртү генә корткычтан саклый ала. Әмма бүгенге көнгә бу эшне башкарып булмый, чөнки предприятие бюджетында әлеге максатларга акча каралмаган, элек бу практикада кулланылса да, урман массивлары күптән эшкәртелмәгән, дип хәбәр иттеләр Ютазы урманчылыгында. Шуңа күрә урманчылар эшкәртүне кул астында булган препаратлар белән кулдан башкарырга мәҗбүр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X