Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу бистәсендә яңа тукталыш һәм сквер барлыкка киләчәк

Урыссу бистәсенең Пушкин урамында траспорт өчен өр-яңа тукталыш һәм аның белән янәшә зур булмаган сквер барлыкка киләчәк.

Ачык тыңлауларда халык игътибарына тәкъдим ителгән беренче сорау нәкъ менә кереш өлештә әйтелгән тукталыш һәм ял зонасы белән бәйле булды. Сүз Пушкин урамында моннан берничә ел элек сүтелгән 44 санлы йорт урыны турында бара. Әлеге урында шәхси эшмәкәр Хәлил Фәрхетдинов автотукталыш һәм сквер төзү тәкъдиме белән чыккан. Ачык тыңлауларда катнашкан район газ хезмәте начальнигы Вячеслав Пестов әлеге участокта газ торбасы узу сәбәпле, ул тукталышка киртә тудырачак дип кисәтте. Аны җир астыннан уздырыр өчен шактый зур күләмдә акча чыгымы таләп ителә. Әмма чарада шәхсән катнашкан бизнесмен Хәлил Фәрхетдинов барлык чыгымнарны да үз өстенә алачагын һәм якын киләчәктә “Фарвин” сәүдә үзәге каршындагы бушлыкның бер өлешенә брусчатка җәеп, берничә эскәмия куеп, сквер да тергезү планы барлыгын хәбәр итте.

Ачык тыңлауларга чыгарылган икенче сорау Урыссу бистәсенең Ленин урамындагы шәхси секторда автомойка ачу мөмкинлеге турында булды. Депутатлар Ленин урамында машина юу объекты терегезү уе белән бик үк килешеп бетмәделәр. Ничек кенә булмасын, Ленин урамы - үзәк урамнарның берсе. Шуңа күрә алар бу сорауны шәһәр төзелеше советында тагын бер кат өйрәнергә дигән карарга килделәр. Көн тәртибендә каралган өченче сорау буенча район администартив комиссиянең әйдәүче белгече Зөлфия Латыйпова чыкты. Ул катнашучыларны торак пунткларны төзекләндерү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр һәм төзәтмәләр белән таныштырды. Ләкин тәкъдим ителгән мәгълүмат тулы булмау сәбәпле, ачык тыңлауларда катнашкан җитәкчеләр әлеге мәсьәлә буенча проект һәм слайдлар ясап, Урыссу бистәсе советы сессиясендә чыгыш тоту мөһимлеген атады.

Илмира ГАЛИЕВА

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев