Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу бистәсенең Ленин урамында яшәүчеләрне ишек алды тәртипсезлеге борчый

Район җитәкчелеге белән очрашкан Ленин урамында урнашкан күп фатирлы йортларда яшәүче гражданнарны борчый торган сораулар гомумән күп булып чыкты.

Аларны районда эш урыннары булмавы да, яшьләрнең бәхет эзләп, читкә чыгып китүе дә нык борчый. “Яңа тротуарлардан йөрергә кеше калыр микән?” – дип борчылган кешеләр дә булды хәтта арада. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин элекке электр станциясендә “БАСЭТ” предприятиесенең яңа төр җитештерү тармагы төзү белән шөгыльләнүен һәм киләчәктә элекке электр-механика заводын сатып алып, анда да җитештерү тармагын тергезүне планлаштыруын хәбәр итте. Шул ук вакытта “Төзекләндерү” МУПка бүгеннән токарьләр, эретеп ябыштыручылар, механизаторлар таләп ителә.

Яшәүчеләр үз йортларының һәм ишек алларының төзекләндерүгә мохтаҗлыгын, балалар уен мәйданчыгы белән янәшә куелган пластик шешәләр өчен контейнерны башка урынга күчереп кую мөһимлеген, урамнарда караңгы булуын һәм башка бик күп сорауларны күтәрде.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев