Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу бистәсенең урау юлында тәүге машиналар Моннан берничә минут элек Урыссу бистәсенең урау юлын рәсми рәвештә ачу тантанасы тәмамланды.

Яңа елның беренче вакыйгасына тагын да ямь өстәп, Балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнә торган “Сөембикә” бию коллективы чыгыш тотты.

Урау юлны ачу тантанасына җыелган Ютазы районы халкын - җитәкчеләрне, район советы депутатларын һәм җәмәгатьчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин сәламләде.

Сүз алган юл төзелеше подрядчысы - “Төзекләндерү” МУП директоры Илшат Камалдинов үзе җитәкли торган предприятиегә урау юл төзү кебек җаваплы объектны ышанып тапшырганнары өчен муниципалитет җитәкчелегенә рәхмәт белдерсә, әлеге бурычны лаеклы үтәп чыккан үз хезмәт коллективына да җылы сүзләрен җиткерде.

Ниһаять, котлау сүзләре һәм җылы теләкләр артта калды һәм чараның иң дулкынландыргыч мизгеле килеп җитте. Фанфаралар авазы астында район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәм “Төзекләндерү” МУП директоры Илшат Камалдинов урау юлны ачык дип игълан итте. Район мәдәният йорты солистлары Малик Миңнуллин һәм Руслан Исламов башкарган юллар турындагы җыр астында яңа юлдан беренче машиналар узды.

Хәерле сәфәрләр!

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев