Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу буйлап Җиңү мае атлый

9 май көнен Ютазы районы үзәге - Урыссу бистәсе чын бәйрәм рухы белән каршылады.

 

Совет Армиясенең фашистлар Германиясен Җиңүенә 76 ел тулуны бәйрәм итү чын бәйрәмгә әверелде. Бистәнең үзәк урамы буйлап тигез сафта хөрмәтле ветераннарыбыз уза – шулкадәр тантаналы һәм  мәһабәт! Күкрәкләрен орден-медальләр бизи, йөзләре яз кояшыдай якты, нурлы. Беркем дә - Бөек Җиңүне бәйрәм итәргә җыелган район халкы да, кунаклар да  хис-тойгыларын, җиңүче илебез белән горурлану хисләрен яшерми. Менә Урыссу урамы  буйлап ачык бортлы йөк машиналары уза. Әйтерсең лә  тарих безне янәдән кырыгынчы елларга – сугыштан йончыган һәм арыган ватандашларыбызның шатлыгын чагылдырган дәвергә алып кайта. Акрын гына узучы  машиналарда сугыш чорын чагылдырган театральләштерелгән тамаша бара. Әнә, коралларын читкә куеп, яуда югалткан иптәшләрен искә алып, солдатлар җыелышып утырган. Икенче машинада хәрби форма кигән кызлар күптән көткән җиңү шатлыгыннан дәртләнеп бии... Чираттагысында - дары һәм окопларда ятудан арыган гаилә башлыгы кәгазь бите өстенә иелеп, өенә хат яза – тиздән ул туган нигезенә, тыныч хезмәткә әйләнеп кайтачак...
Тантананың төп сәбәпчеләре - котлаулар, чәчәкләр һәм бүләкләр кабул иткән ветераннарыбыз. Өлкәннәребезне Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына бүлмичә, иң беренче чиратта, бу аларның бәйрәме, дип ышанып әйтергә була. Аларның барысы да туган җиребезгә бәреп кергән, үз юлында очраган һәр нәрсәне кырып-яндырып барган  дошманның илебезгә никадәр хәсрәт алып килгәнен яхшы хәтерли.
Урыссу мемориаль комплексы мәйданындагы митингка ветераннар, район җитәкчелеге, кунаклар, иҗтимагый оешма һәм сәяси партияләрнең җирле бүлекчә вәкилләре, хезмәт һәм предприятие җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре җыелды... Митингта катнашучыларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин мөрәҗәгать итте. Ул үз чыгышында совет гаскәрләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын һәм каһарманлыгын билгеләп үтте. Бу сугышның ил икътисадына, аның рухи-әхлакый бөтенлегенә күпме зыян салуын ассызыклап, Аяз Шәфыйгуллин бүгенге буын арасында тынычлыкны саклауның, туган ягыбыз хакына фидакарьләрчә хезмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләде.
- Дистә еллар уза, чорлар үзгәрә, әмма әлеге истәлекле көннең әһәмияте беркайчан да югалмый. Ул һаман да безне берләштерә һәм теләсә нинди сынауларда җиңелмәскә өйрәтә, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Яу кырында ятып калган миллионлаган ватандашыбызны онытырга хакыбыз юк. Бөек Ватан сугышы елларында Ютазы җире 3000гә якын үзенең иң яхшы улын югалткан. Бүген минем аерым котлауларым сезгә, кадерле ветераннар! Чын күңелдән барыгызга да тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим.
«Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» оешмасы директоры урынбасары Арсен Савва да үз чыгышында өлкән буынның тиңдәшсез батырлыгы турында билгеләп үтте.
Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкованың чыгышы митингта катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Аерым алганда, ул сугыш чоры балаларына аерым игътибар бирү мөһимлеген ассызыклады. Алар ач һәм ялангач килеш, өлкәннәргә төп ярдәмче булдылар, еш кына үзләре дә станок артына бастылар, фронтовикларның хәрби потенциалын күтәрделәр, колхозларда хезмәт итеп, фронтны азык-төлек белән тәэмин иттеләр. "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» - әлеге сугыш чоры  шигаре астында, картлар һәм хатын-кызлар белән беррәттән, фронтта һәлак булган әтиләрнең балаларына бик иртә үз җилкәләренә зур йөк, җаваплылык алырга туры килгән. Шуңа күрә «сугыш чоры балалары» исеме - югалган балачак хакын кайтару булыр иде, - диде Зоя Глушкова үз чыгышында.
Бер минут тынлык вакытында ирекле тормыш өчен рәхмәтле бүгенге буынның –районның төрле бүлек, хезмәт, предприятие һәм учреждение вәкилләренең  Мәңгелек утка һәм «Ана» һәйкәленә куйган чәчәкләре һәм веноклары митингта катнашучыларга тормышның бары бер мизгел икәнен, аның  тыныч яки күңелле, борчулы яисә  кайгылы булуына карамастан, бик тиз узуын искәртте. Сугыш чоры җырлары, өлкәннәрнең һәм балаларның күкрәкләрендә балкучы Георгий тасмалары, гимнастерка кигән көләч егет һәм кызлар – болар барысы да җиңүче ватандашларыбыз өчен горурлык,  дулкынландыргыч бәйрәм хисе тудыра. Безнең уңай кичерешләребез, уртак шатлыгыбыз һәм максатларыбыз, бердәм хезмәтебез һәм яшәешебез җәмгыятебезнең үсешенә, аның алга таба хәрәкәтенә чиксез ярдәм кебек тоела. «Маски» халык театр студиясе башкаруындагы бию композицияләрен карагач, бу фикер тагын да ныгый.
Туры юл буйлап Берлиннан кайтам...  Кояшлы аланлыкта... Алма һәм грушалар ак чәчәктә утыра... Бу юлларның авторлары, гасырлар буена яшәрлек, буыннын-буынга күчәрлек хезмәт башкарганнар – киләчәк өчен күркәм  иҗат  җимешләрен калдырганнар. Чыннан да,  кеше башкаларның гомерен алу өчен түгел, ә яшәү өчен, бу дөньяда тынычлык булдыру, изгелек кылу, матурлыкны күрү өчен туа. Ничек шундый ямьле  дөньяда куанып яшәмәскә?  Җаннары "ак торналарга әверелгән"нәр белән туганнар булуыбызны ничек инде тоймаска мөмкин?
Урыссуның үзәк мәйданында  Җиңү маен бәйрәм итү чарасы бара. Район мәдәният йорты иҗат коллективларының җыр-биюләре бәйрәмдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Артистларыбыз зур осталык белән шул чорның  күпкырлы, катлаулы рухын чагылдырды. Сүз уңаеннан, агитбригада кыскача мәдәни программа белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларның хәлләрен белеште. Ә район мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең сафта җырлау бәйгесендә катнашучылары солдат һәм  морякларны бик оста итеп күрсәтә белделәр. Бәйрәм вакытында шулай ук үк кыр кухнясы эшләде, теләүчеләр солдат боткасын авыз итә алды. Биредә  тынлы оркестр уйнаган көйгә вальс әйләнергә һәм аның матур аһәңе белән хозурланырга да мөмкинлек тудырылган иде.
Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында,  «Энергия» стадионы янында асфальтта «Дөнья балалар күзлегеннән» дигән рәсем конкурсы узды, ә «Электросоединитель» җәмгыяте алдыннан «Бары алга!» автойөреше башланып китте. 
Ә кичен район мәдәният йорты мәйданында бәйрәм концерты була. Районның иҗат коллективлары һәм Зәйнең инструменталь төркеме җыр һәм музыка сөючеләрне, дискотека һәм бәйрәм салютын яратучыларны үзенә чакыра…
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 23 313 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 601е – хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар. Ютазы районында  Җиңү көнен 9 Бөек Ватан сугышы ветераны, 174 тыл хезмәтчәне һәм фронтта катнашучыларның 21 тол иптәше каршы алды.
Роза ИСКӘНДӘР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев