Урыссу интернат-мәктәбендә «Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе» дип исемләнгән кызыклы чара узды
Кичә Урыссу интернат-мәктәбендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе" дигән күңелле спорт чарасы узды.
Чара башланыр алдыннан катнашучыларны һәм җанатарларны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Людмила Әхмәтҗанова сәламләде. “Безнең бүгенге очрашу Бөек Җиңүнең 75-еллыгы һәм ТАССРның 100-еллыгы кысаларында уза. Берничә ел элек без әти-әниләребезне безнең мәктәптә сирәк күрә идек. Ә бүген, күргәнегезчә, без алар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар һәр үткәрелгән чарада, укыту һәм тәрбия процессында төп ярдәмчеләребез. Бүген мин һәр катнашучыга уңышлар, җитезлек, ә җанатарларыбызга күңел күтәренкелеге телим, - дип теләде чарада катнашучыларга җиңү теләп Людмила Викторовна.
Ярышларда өч гаилә катнашты: Вахитовлар, Богдановлар һәм Куличенко. Алар өчен укытучылар һәм «Бумеранг» мәктәп волонтерлык отряды әгъзалары кызыклы ярышлар һәм уеннар әзерләгән иде. Спорт ярышларында җиңүчеләр турында газетабызның киләсе санында укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев