Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу халкы хәл итәсе сорауларны күтәрде

Урыссу бистәсе урамнары һәм күп фатирлы йортлар буенча өлкәннәрнең район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашуы тәмамланды.

Чара, гадәттәгечә, моннан алда узган очрашуларда халык күтәргән сорауларның үтәлеше белән танышудан башланды. Сүз уңаеннан, ике яклы очрашу урыны итеп Горький урамы юкка гына сайланмады. Узган елда активистлар әлеге урамга тротуар салу мөһимлеген күтәреп чыккан иде. Быел, һава торышы тотрыклану белән, Урыссу халкы түләгән үзара салым акчасының бер өлешенә әлеге урамда ике яклы тротуар салынды. Бүген узган очрашуда исә урыссулылар киләсе елда җыелачак үзара салым акчасына карт агачларны кисү өчен кран сатып алу тәкъдиме белән чыкты. Чөнки ишек алларында пычкы көтә торган карт чаганнар әле кала бирә. Урыссуллар, шулай ук, парк һәм скверларда тәптипсезлек хөкем сөрүенә, Урыссуның 2 санлы мәктәп ишек алдындагы ярым җимерек кирпеч биналарның алар тирәсендә еш кына уйный тоган балаларга куркыныч тудыруына, гараж араларында үсмерләрнең үз “җыеннарын” уздыруына заранды. Шулай ук, биш катлы йортларның фасадларын җылыту, кайбер урам юлларын асфальтлау, багана утлары кую кебек, башка бик күп сораулар яңгырады.

Рөстәм Мидхәт улы, юллар ремонтына тукталып, бүгеннән чокырларны үзебезнең районның асфальт заводында җитештерелә башлаган асфальт белән ямый башлаячакларын горурлык хисе белән җиткерде. Гомумән, аңа урамнар һәм күп фатирлы йортлар буенча өлкәннәр белән очрашу, булган проблемаларны нәкъ менә алар авызыннан ишетүе бик ошавын билгеләп узды һәм бер генә сорау да җапавсыз калмаячагын вәгъдә итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев