Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу мәдәният йорты сәхнәсендә өлкән буын вәкилләре чыгыш тотты

    Бүген район мәдәният йортында өлкәннәр көне декадасы кысаларында, якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 75-еллыгына, Татарстан Республикасының автономия алуына 100 ел тулу уңаеннан, «Җырла – йөрәгең яшь булганда», дип исемләнгән ветераннар вокал ансамбльләре һәм үзешчән сәнгать коллективлары арасында смотр-бәйге узды.

    Бәйгенең төп максаты - район ветераннары (пенсионерларының) үзешчән иҗатка җәлеп итү, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү.

    Районның төрле авылларыннан килгән иҗат коллективларын ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова сәламләде.

    - Хөрмәтле смотр-бәйгедә катнашучылар. Сез зур эш башкарасыз, чөнки бүген сәхнәдә чыгыш ясаучы иҗат коллектилары инде беренче генә тапкыр район, хәтта районнан читтә башка сәхнәләрдә чыгыш ясамыйлар.  Бүген районда уза торган әлеге бәйге ветераннар арасында уздырыла торган «Балкыш» республика фестиваленең башлангычы дисәк тә була. Чөнки бүген призлы урыннар алучылар, киләчәктә Балкыш фестивалендә катнашырга турыдан-туры кандидатлар булачаклар, - дип катнашучыларга  уңышлар теләде.

    Ә сәхнәгә,чыннан да, берсеннән-берсе талантлы, берсеннән-берсе якты, челтерәп аккан чишмә тавышыдай моңлы чыгышлар белән коллективлар күтәрелде. Һәр чыгыш тирән уйланылган, милли-мәдәни мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән иде. Чыгыш ясарга чыккан һәр коллектив ике номер башкарды. Аның берсе сугыш темасына багышланган булса, икенчесе – туган ягыбызга, газиз җиребезгә, илебезгә, аның табигатенә карата тирән мәхәббәт.

    Нәтиҗәдә, сәнгатькә тартылучы өлкән буын вәкилләре арасында иң яхшыларын ачыклау җиңел булмады. Бәйге булгач, җиңүчеләр дә була. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә:

    1 нче урында район мәдәният йортының «Гармония» вокаль ансамбле (җит. Ирина Иванаевская) һәм Әбсәләм авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» халык-фольклор ансамбле (җит. Зөлфия Рәхмәтуллина).

    2 нче урында район мәдәният йортының «Любава» дуэты (җит. Ирина Иванаевская) һәм Бәйрәкә авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Моңлы саз» ваколь ансамбле (җит. Зәйтүнә Ямаева).

    3 нче урын район мәдәният йортының «Илһам чишмәләре» вокаль ансамбле (җит.Рәмзия Тазиева) һәм Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Асылъяр» вокаль ансамбле (җит. Эльвира Исхакова).

    Фото:http://yutazy.ru/photo/na-stsene-urussinskogo-doma-kultury-vystupili-predstaviteli-starshego-pokoleniya

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: