Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу укучылары үз хокукларын яхшы белә

Кичә Казан шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Бала хокук дөньясында» мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Чара инде алты ел рәттән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. 
"Алты ел элек без хезмәттәшләребез белән балалар өчен кызыклы формада аларның хокуклары һәм мәнфәгатьләре турында сөйләшү мөмкинлеге турында уйландык. Шулай итеп видеороликлар конкурсы идеясе туды. Бу балаларны үзләрен дөньяда ничек танулары һәм тоюлары, башка кешеләрнең хокукларын ни дәрәҗәдә аңлавы турында җитди сөйләшүгә чакырырга тырышу иде», – дип билгеләп үтте жюри рәисе – Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина журналистлар белән әңгәмәдә. 
Конкурска йомгак ясау тантанасы, гадәттәгечә, 20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья балалар көне алдыннан уза. 1989 елның 20 ноябрендә Бала хокуклары турында БМО Конвенциясе кабул ителә. 
Бәйгенең алты ел эчендә оештыру комитетына 2,5 мең видеоролик килгән, 11 меңнән артык бала анда катнашкан. 2019 елда жюри хөкеменә 328 видеоролик тәкъдим ителгән, конкурста 1 меңгә якын бала катнашкан. Җиңүчеләргә видеороликлар ясаучыларга дипломнар һәм 20 мең сумлык сертификатлар тапшырылган. 
Җиңүчеләр арасында Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән Богдана Шәймәрданова һәм Илдан Әхмәтҗанов, Урыссу гимназиясеннән Айназа Әхмәтҗанова да бар. Балалар видеоролик ктөшергәннәр, анда үз сүзләре белән БМО Конвенциясе турында Бала хокуклары турында сөйләгәннәр. 
«Бала хокук дөньясында»-«Бала хокук даирәсендә» республика мәгълүмати – социаль видеороликлар конкурсы Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән 2014 елдан бирле үткәрелә. Чара балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын бала мәнфәгатьләре, хокуклары һәм иминлеге мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев