Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу урамнары һәм объектлар бушап калды

Короновирус пандемияся ютазылыларның күпчелеген өйләргә куып кертте.

Һәрхәлдә дә моннан ярты сәгать элек тышта һәм объектларда кешеләрне күпләп очратуы кыен булды. Балалар яратып уйный торган “Гаилә” паркы ямансулый. Балалар уен мәйданчыклары исә инде ике атна “карантинда” – тирә-якта бала-чага тавышы юк. Хәтта Урыссу үзәк район хастаханәсе коридорлары да бушап калган, гәрчә табиблар һәм шәфкать туташлары үз урыннарында булса да. Әлбәттә, урамнарда сирт-мирт булса да кеше очрады. Әйтик, 60 яшьлек Александр исемле ир-ат кибеткә чыккан. Бәйрәкә авылыннан килгән Гөлнур исемле ханымның баласын эт тешләгән, шул сәбәпле ул аны хирургка алып килергә һәм даруханәгә керергә мәҗбүр булган. Шунысы аяныч, әлеге кешеләр урамга битлексез чыккан. 56 яшьлек урыссулы Наил әфәнде медицина битлеге булмавында даруханә системасын гаепләсә, аның яшьтәше Җәмил әфәнде исә хатыны теккән битлектән кибеткә чыккан. Битенә медицина битлеге, кулларына резин перчатка кигән 60 яшьлек Наҗия ханым без сораштырган кешеләр арасында тулысынча саклану чарасын күргән бердәндер кеше булды. Урыссу урамнарын йөреп чыкканда тагын шуңа игътибар иттем – короновирус пандемиясе һөҗүменнән сакланып, битлек кигән кешеләр арасында күпчелекне балалар тәшкил итте.

Автосында битлексез утырган таксичы Илшатның үз проблемасы - пассажирлар саны күзгә күренеп кимегән. Әлбәттә, бизнес ияләре бу көннәрдә зур зыян кичерә. Әмма, икенче яктан караганда, халыкның, аеруча Ютазы районында яшәүчеләрнең күрше төбәкләргә, бигрәк тә, Башкортстан Республикасына бармавы – безнең уртак иминлегебез!

Исегезгә төшерәбез, агымдагы атна короновирустан бердәм саклану атнасы дип игълан ителде. Димәк, без бер сәбәпсез урамда йөрүдән, җәмәгать урыннарында булудан тыелып торырга тиеш. Ә түгел анда, кояш нурларына ияреп, пикник оештырырга... Хәер, урам-болыннарда талпан күбәйгән вакыт. Шулай булгач, артык могҗиза эзләмичә, матур итеп өйдә утырабыз. Гаилә һәм балалар белән. Кайчан шулай вакытны бергә уздырыр идек әле?!

Һәм, әлбәттә, саклану чараларын күрергә онытмыйбыз – кулларны сабынлап юабыз, өйләрдә дымлы уборка уздырып, бүлмәләрне җилләтәбез, урамга чыгарга туры килгәндә, үзебез теккән битлекне һәм кулларга резин перчаткалар киябез, баш киемен дә онытмыйбыз. Сакланганны саклармын дигән.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев