Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссуда бүген “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесе уза

    Бүген Уруссуның 3 санлы балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең район этабы узды.

     Алты тәрбияче мастер-класс күрсәтүдә, балалар белән эшләүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең беренче этабында 23 тәрбияче катнашкан. Алар жюрига үзләренең иҗади презентациясен, документларын һәм бөтен эшчәнлекләрен күрсәткән портфолиоларын тәкъдим иттеләр. Икенче этап – район этабына районыбызның төрле балалар бакчаларыннан алты тәрбияче үткән.

     Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Тәрбиячеләргә уңышлар теләп калыйк, ә кемнең районда этабында җиңеп чыгуы турында газета битләреннән укып белә алачаксыз.

    ФОТО:http://yutazy.ru/photo/v-urussu-segodnya-prokhodit-konkurs-vospitatel-goda-2020

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: