Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссуда Халыкара инвалидлар көненә багышланган зур концерт узды.

Арабызда шундый кешеләр яши: аларга тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелә. Әмма сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр.

. Кичә район мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Сезнең тормыш үзе батырлык” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Бу көн тантаналы үткәрелсә дә, моңсу төсмердә. Чөнки ул җәмгыятькә янәшәбездә авыру һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булуын һәм аларның проблемаларына карата игътибар җәлеп итү кирәклеген белгертүче үзенчәлекле көн. Һәм район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов әйтүенчә, календарьдагы бу дата сокландыргыч һәм гаҗәеп кешеләрнең тырышлыклары һәм сабырлыклары турында сөйли.

- Кайчагында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ирешкән уңышлар безне шулкадәр гаҗәпләндерә, барыбыз да алар ирешкәнне булдыра да алмас идек, мөгаен. Алар проблемалары күп булуга карамастан, район һәм республика чараларында катнашалар, җиңүләр яулыйлар, - диде ул җыелучыларны тәбрикләп.

Бу көнне физик мөмкинлекләре чикле булганнарга батырлыклары, чыдамлыклары һәм башкалар белән тигез яшәргә омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр, район артистлары үзләренең берсеннән-берсе якты, матур чыгышлары белән сөендерделәр. Азактан инвалидлар җәмгыяте рәисе Дамир Уралов агымдагы елда юбилейларын билгеләп үтүче җәмгыять әгъзаларын туган көннәре белән тәбрик итте, аларга бүләкләр тапшырды.

 

Фото:http://yutazy.ru/photo/v-urussu-sostoyalsya-bolshoy-kontsert-posvyashchennyy-mezhdunarodnomu-dnyu-invalidov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев