Урыссуда «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең зона этабы узды
Бәйгедә Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Ютазы районнары мәктәпләре чыгыш ясады.
Командалар “визит карточкасы” биреме буенча үзләрен һәм махсус проектлар тәкъдим иттеләр. Сыйныфларның эшчәнлеге белән бәйге алдыннан махсус күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Бәйгедә Ютазы районының Урыссу гимназиясенең 7а сыйныфы укучылары һәм ата-аналары җиңү яулады. Азнакай һәм Бөгелмә районнары укучылары – икенче, Баулы шәһәренең 6 санлы урта мәктәбе укучылары өченче урынга лаек булды. Хәзер инде гимназия укучылары район данын бәйгенең республика этабында яклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев