Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссуда ветераннар Советының чираттагы утырышы узды

Бүген район Советының утырышлар залында ветераннар (пенсионерлар) Советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада ветераннар Советы президиумы, беренчел ветераннар оешмалары рәисләре, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Рузанов, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Көн кадагында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның гаилә фотохроникалары" бәйгесен районда тормышка ашыру барышы турында, шулай ук Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Балкыш", "Сияние" Татарстан Республикасы  үзешчән башкаручыларның VI Республика фестивален үткәрү турындагы сораулар куелган иде. Чыгарылган карарлар турында газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X