Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссуда Яңа ел чыршылары берәү генә булмаячак

Урыссу бистәсенең Урыссу урамында урнашкан 17 санлы йортта яшәүче халык районда бара торган төзекләндерү эшләреннән канәгать булуын белдерде, 2020 елдан эшли башлаячак өч еллык президент программасы да канәгатьлек хисе уятты, чөнки алар яши торган йорт ишек алды киләсе елда тагын да төзекләндереләчәк

Шул ук вактытта халык үзен борчыган сорауларны да бирми калмады. Һәм аның беренчесе үзара салымның кыйммәтләнүе белән бәйле булды, шул сәбәпле өлкән буын вәкилләре ташламалар белән кызыксынды. Шулай ук, тротуарларның кышын яхшы итеп чистартылмавы, кичке якта өске катларда су басымының кимүе, ишек алдында машина тукталышы өчен мәйданның тар булуы, йорт белән янәшә спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итә торган кибет төзелүе, Солнечный микрорайонында шәхси торакларны газ белән суга тоташтыру – һәр сорауга алар җавап алды.

Өлкән яшьтәге кешеләр якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә дә “төзәтмәләр” кертүне үтенделәр. Аларда чыршының Солнечный микрорайонында куелуы зур ризасызлык тудырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Шәрипов сүзләренә караганда, быел Урыссу бистәсендә чыршылар берәү генә булмаячак. Торак милекчеләре ширкәтләренең һәркайсы аерым бер ишек алды территориясендә үз Яңа ел мәйданчыгын оештырачак. Моннан тыш, стадион янында күңел ачу мәйданчыгы һәм боз тавы ясалачак. Әмма төп чыршы бәйрәме барыбер Солнечный микрорайонында төзелеп килә торган Яңарыш паркында узачак.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев