Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулылар Россия көнен бәйрәм итте

    Бүген, 12 июнь, Россия көнен Ютазы районы халкы балалар өчен бәйрәм иртәсе белән бетлгеләп узды.

    Урыссу бистәсенең Гаилә паркында район мәдәният хезмәткәрләре җәйге каникулга чыккан малайларга һәм кызларга тагын бер күңелле чара бүләк итте. Моннан берничә минут элек кенә тәмамланган бәйрәмдә алар чараны оештыручылар әзерләгән интеллектуаль викторинада катнашып, Россия атрибутларыннан, тематик сорауларына җавап тотып, үз Ватаннарының байлыгы һәм зурлыгын яхшы белүләрен күрсәтте. Әлбәттә, инде төрле уеннар һәм ярышлар, акбур белән асфальтка сурәт төшерүләр – болар барысы да балаларны ярышырга, җиңүгә омтылырга этәрде. Бәйрәм иртәсе балалар дискотекасы белән тәмамланды.

    Ильмира ГАЛИЕВА

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: