Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Видеокамералар тәртип урнаштырачак

Җәмәгать урыннарында тәртип урнаштыру максатында, аларда видеокүзәтү камераларын куюга район җитәкчелеге 800 мең сум акча бирә.

Хәзерге вакытта кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү соравы бик актуаль булып тора. Районның бөтен мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына тревога төймәләре инде урнаштырылган. Җәмәгать урыннарында камералар кую - әлеге юнәлештә район җитәкчелегенең икенче адымы. Ютазы районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары А. Сәлимгәрәев мәгълүматы буенча, әлеге максатларга каралган акчаларның яртысы инде бирелгән. Иң беренче чиратта камераларны дежур бүлектә куячаклар, ул исә күп санлы камераларның тоташуын күтәргән зур куәтле комьютердан, ике монитордан тора. Аларга шулай ук урамнарда урнаштырылган югары сыйфатлы камералар гына түгел, әмма шулай ук "Олимп" спорт комплексында, банкларда һәм башка объектларда куелып, инде гамәлдә булган камералар да тоташтырылачак. Якын киләчәктә аларның саны артырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев