Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Яңа ел киче шатлык китерсен өчен

Яңа ел киче шатлык китерсен өчен Яңа ел бәйрәме төп символының чыршы булуы буыннан буынга күчеп килә һәм бу елның елында шулай. Соңгы вакытта исә тантаналарны төрле салютлар, пиротехника файдаланып билгеләп үтү модага керде.

Яңа елны бәйрәм иткәндә бәхетсезлекне кисәтү өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәҗбүри. Әйтик, чыршыны электр җылыткыч приборлардан еракка кую мәҗбүри, ә гирляндаларның сыйфат сертификатлары булырга тиеш. Моннан тыш, чыршыда шәмнәр яндыру, пиротехниканы бүлмәдә, биналар, агачлар, электр тапшыру линияләре янында кулану, аны кешеләр торган якка юнәлтү, балконнардан салютлар җибәрү, пиротехник эшләнмәләрне җылыту приборларында киптерү, балаларга мөстәкыйль рәвештә гирляндалар кабызырга рөхсәт итү тыела.

Яңа ел - ул могҗизалар чоры, ә могҗизаларга ышанырга кирәк! Үзегезне һәм якыннарыгызны ут һәлакәтеннән саклагыз һәм Яңа ел кичегез бәла-казасыз үтәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев