Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Яңа микрорайон - яңа тормыш дәрәҗәсе

Солнечный микрорайонын төзү - бу, мөгаен, соңгы ун елда райондагы киң масштаблы төзелешнең иң зурысыдыр. Шуңа күрә район җитәкчелеге проектның һәр деталенә тиешле игътибар бирә.

Халык белән очрашуларда һәм башка рәсми чараларда район җитәкчелеге еш кына Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонын төзү темасын кузгата. Без барыбыз да ветераннар өчен йортлар төзү, коммуникацияләр үткәрү, җир участоклары бүлеп бирү тиз темплар белән баруын күрәбез. Бүген безнең кунагыбыз - район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Валерий Хәбибуллин. Аның белән әңгәмәбез - Солнечный микрорайонындагы төзелеш перспективалары турында.
- Валерий Хәмзиевич, шәхси төзелеш өчен күпме җир участогы сатылды һәм күпме сатыласы калды?
- Бүгенге көндә 309 участоктан 61 җир участогы сатылды. Ютазылыларны проект кызыксындыруы куандыра. Өстәвенә, участокның бәясе юнь - барлыгы 200 мең сум, шуның 50 мең сумы - 10 сотый җир, 150 меңе барлык коммуникацияләрне үткәрү өчен. Җир белән күрше Башкортстанда яшәүчеләр дә кызыксына. Әмма әлеге участокларны сатканда, әлбәттә, өстенлек төп ютазылыларга бирелә.
- Микрорайондагы коммуникацияләр белән эшләр ничек тора?
- Агымдагы ел ахырында барлык коммуникацияләр - газ, электр һәм су кертеләчәк. Моннан тыш, быел этем канализациясен төзи башлаячакбыз. Кыскасы, Солнечный микрорайонында яшәүчеләргә уңай һәм сыйфатлы тормыш өчен барлык шартлар да тудырылачак.
- Биредә, шәхси төзелештән тыш, күп фатирлы йортлар төзү дә планлаштырыла. Әлеге проектны тормышка ашыру хәзер нинди стадиядә?
- Солнечный микрорайонында 27 фатирлы торак йорт төзү өчен нигез чокыры 15 февральдә әзер иде. Генераль подрядчы "Стройинвест плюс" компаниясе шунда ук нигезнең беренче элементларын салуга кереште. Өч катлы өч подъездлы йорт - район җитәкчелегенең алдагы биш елда тергезергә планлаштырган күп фатирлы алты йортның берсе булачак. Быел шундый ике йорт төзеләчәк. Фатирлар ике контурлы казаннар белән җылытылачак, бу җылылык энергиясенә чыгымнарны шактый янга калдырырга һәм аны, ел фасылына карап, җайга салырга мөмкинлек бирә-чәк.
- Безнең күп фатирлы йортларның хәзерге җитешсезлеге автомобильләр кую өчен урыннар җитәрлек булмауда. Парковка урыннары белән Солнечныйда эшләр ничек торачак?
- Элек йортлар төзегәндә, тукталыш өчен урыннар 10 фатирга өч урын исәбеннән бүленә иде - парковка урыннары җитмәү дә шуннан. Яңа йортларда һәр фатир өчен стоянка урыны каралган, ягъни һәр йортка - 27 урын. Бу автомобиль сөючеләрне әлеге проблемадан коткарачак.
- Газета укучыларны, әлбәттә инде, мондый йорттагы торак бәясе һәм аны сатып алу вариантлары кызыксындырачак.
- Бүгенге көндә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан тәкъ-дим ителгән бер квадрат метр торакның бәясе 26 750 сум тәшкил итә. Сүз уңаенда, йортның үз бәясе якынча 34,5 млн сумга тигез. Торак сатып алу ысулларына килгәндә, алар берни белән дә чикләнмәгән. Шуны билгеләп үтәсем килә, район җитәкчелеге алдында беренче дәрә-җәдәге бурыч булып Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, инвалидларны һәм сугыш ветераннары толларын торак белән тәэмин итү тора. яңа төзелештәге уңайлы фатирлар бәясе субсидия акчасы капларлык итеп исәпләнгән. Моннан тыш, Солнечный микрорайонында ютазылылар фатирларны төрле билгеле ысуллар - кулдан түләү һәм акча күчерү юлы белән сатып алырга мөмкиннәр. Биредә барлык йортлар буенча ютазылылар өчен ипотека кредиты, торак яхшырту буенча төрле федераль һәм республика максатлы программалары, ана капиталы эшләячәк. Торак сатып алу һәм программаларда катнашу сораулары буенча башкарма комитет каршындагы торакны учетка алу секторына һәм "Стройинвест плюс" ҖЧҖга мө-рәҗәгать итәргә мөмкин.
- Яңа микрорайон булдыру тиешле инфраструктураны да таләп итәчәк. Бу җәһәттән нинди чаралар тормышка ашырылачак?
- Киләчәктә микрорайонда яшәүчеләргә товарлар һәм хезмәтләр артыннан үзәккә барырга туры килмәсен өчен үз инфраструктурасын җайга салуны күздә тотабыз. Югарыда әйтелгән йортларның беренче катларында кибет, даруханә, чәчтарашханә һәм башка мөһим объектлар урнашачак. Йорт ишегалларында, әлбәттә, балалар мәйданчыклары төзеләчәк. Микрорайонда мәктәп бар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләренә дә сабыйларын үзәккә илтергә туры килмәс, дип ышанабыз. Хәзер без Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән микрорайонда 120 урынлык заманча яңа балалар бакчасы төзү турында сөйләшү алып барабыз. Моннан тыш, Солнечныйдагы 1,5 гектар җир яшел зонага - яшәүчеләр ял вакытларын уздыра алырлык зур паркка әвереләчәк. Территорияне үзләштерү һәм Урыссу бистәсен киңәйтү буенча планнар тормышка ашарлык, ә иң мөһиме - өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X