Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Язгы ташу: җирлекләр уяу

Кайбер авыл җирлекләрендә эрегән кар суы шәхси йортларда яшәүчеләр өчен проблемалар тудырган.

Мәсәлән, узган шимбәдә Иске Урыссу авылында кинәт җылыту нәтиҗәсендә күпер һәм аның янында урнашкан территория су астында калган. Бүгенге көндә, су чигенде, дип хәбәр иттеләр җирлектән. Бәйрәкә авылында ташу суы анда яшәүчеләрнең берсенең сараена кергән. Шулай ук димтамакта яшәүченең бакчасын су баскан. Быел яз Акбаштагы мәдәният йортына куркыныч янамаган: моңа көзен башкарылган ташуга каршы чаралар булышлык иткән. Ютазы, Ташкичү, Кәрәкәшле, Иске Каразирек, Бәйрәкәтамак һәм Әбсәләм җирлекләрендә шартлар нормаль, дип хәбәр итте җирлек башлыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X