Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Язгы ташуда үзеңне ничек тотарга?

Безнең районда мөмкин булган су басу зонасына биш торак пункт эләгә - Иске Урыссу, Әбсәләм, Яссы-Тугай, Бәйрәкәтамак һәм Акбаш авыллары. Язгы ташу вакытында экстремаль хәлләрдә ничек итеп эш итү кирәклеге соравына Ютазы районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идарәсе начальнигы урынбасары С. Коркин җавап бирә.

Татарстан Республикасы территориясендә еш кына су басулар күп явым-төшем яисә карның тиз эрүе нәтиҗәсендә була. Экстремаль хәлләрдә исән калуга өйрәтү буенча белгечләр күпчелек очракларда кешенең шактый күп бәхетсезлекләрдә үзе гаепле булуы, дигән фикердә. Еш кына көндәлек тормышта кешеләр ваемсызлык, салкын караш һәм гади грамотасызлык күрсәтәләр. Су басу зонасына эләккән торак пункт халкы үзе дә тискәре нәтиҗәләрне шактый нык киметеп, хәтта, аларны бөтенләй булдырмаска мөмкин. Яхшы хуҗа ташуга алдан ук әзерләнеп, аның мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрен кисәтергә мөмкин: тоташып торган территорияне кардан чистартып, суның китүе өчен канаулар ясап, суга киртә сыйфатында кечкенә дамба булдыра ала һәм башкалар. Синоптикларның һава торышы турындагы мәгълүматларына җитди игътибар белән карарга кирәк.
Әгәр су басу әкрен барса, димәк, балаларны куркынычсыз урынга эвакуацияләү һәм милекне, матди кыйммәтле булган әйберләрне саклап калу өчен чаралар күрүгә вакыт бар. Мөгаен, якында гына янап торган куркыныч турында кисәтергә кирәк булган ялгыз һәм өлкән кешеләр яшидер. Йорт хуҗалыгында һәрвакыт нинди дә булса тереклек бар. Этне чылбырыннан азат итәргә онытмагыз. Йорт кошларын чормага кертеп, бикләп кую яхшырак. Эрерәк булган малларны калкулыкка куып, шунда бәйләп куярга кирәк. Су торак биналарга терәлеп килсә, электр үткәргечне алдан сүндереп, базлардан азык-төлекне чыгарып, эчәргә яраклы суны хәзерләп кую мәҗбүри. Документ һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка салып, кием астында ышанычлы урынга куйсаң, алар яхшы сакланачак. Әгәр дә сез суда калсагыз, өстегездән авыр өс һәм аяк киемнәрен салып, теләсә нинди предметка тотынып, агым буенча йөзеп, ярдәм көтегез. Иң мөһиме - паникага бирелмәгез.
Экстремаль хәлләрдә ярдәм сорап түбәндәге телефоннар буенча мөрә-җәгать итегез: 2-73-01 (010, 112) - бердәм коткару хезмәте, 02 - полиция, 03 - ашыгыч ярдәм, 2-64-06, 2-63-34 - янгын сагы гарнизоны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев